Шәйморатов авылындагы мәчеттән бервакытта да кеше өзелми. Дини бәйрәмнәр, җомга намазларына кеше аеруча күп җыела. Өлкәннәр белән бергә яшьләр һәм балалар да күпләп йөри, күрше авыллардан килүчеләр дә бар.
Бәйрәм чарасы имам-хатыйб Әфкать хәзрәт Нигъмәтуллинның вәгазе белән башланып китте. Мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләү өчен район хакимияте вәкиле Айдар Бәкиров һәм Шәйморатов авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин да килгән иде. Алар җыелган халыкны сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. Бүген һәммәбезнең иң зур теләге – илебездә тынычлык урнашсын, махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез җиңү белән исән-имин туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсын.
- Рамазан ае – беренче чиратта үзебез алдында хисап тоту чоры. Шушы айда күпме гөнаһалардан тыела алганбыз, күпме саваплы гамәлләр кыла алганбыз, шуңа игътибар итәбез, Рамазан ае фазыйләтләре дәвамлы булсын, - диде имам-хатыйб. Аерым рәхмәтләрен ул мәчеткә даими ярдәм итүче, төзекләндерү эшләрен үз өстенә алган “Нил һәм К” медицина концерны җәмгыяте генераль директоры Нил Хәмитовка, шулай ук мәчет һәм зират биләмәләрен тәртипкә китерү буенча үткәрелгән өмәләрдә даими катнашучыларга җиткерде.
Ә мәчет хәзер, чынлап та, бик күркәм һәм иң мөһиме – җылы. Авыл биләмәсе башлыгы Илвир Мидхәт улы әйтүенчә, төзекләндерү эшләре күләмле булган. Нил Галимҗан улы эшчеләрне дә үзе китергән, төзелеш материаллары да алган һәм эш барышын да күзәтеп торган. Стеналар эчке яктан тышланган булса да, анда бушлыклар барлыка килгән булган. Шуңа иң тәүдә бүрәнәләр арасына мүк тутырганнар, җылытканнар һәм гипсокартон белән тышлап, буяп кйганнар. Идәне дә җылы, яңа ковролин җәелгән. Бинаның эче генә түгел, тышкы ягы да ремонтланган: керү урынын төзекләндергәннәр, нигезен ныгытканнар. Биләмә дә ялт итеп тора: бирегә яңа асфальт түшәлгән, капка яңартылган.
Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке халык, диләр. Әфкать хәзрәт билгеләвенчә, изге Рамазан аенда биредә ифтарлар да оештырылган, тәравих намазларына да халык күпләп җыелган. Күптән түгел биредә дин дәресләре дә оештырыла башлаган. Һәр якшәмбе көнне гарәп телен, Ислам нигезләрен өйрәнәнергә теләүчеләр мәчеткә җыела. Дәресләрне шушы авылга, әтисе йортына кайтып йөрүче Аскар Гәрәев алып бара. Әлегә уннан артык кеше йөри, җәй көннәрендә халык тагын да артачак, ди имам-хатыйп.
Әфкать хәзрәтнең вәгазеннән соң, җыелышып намазга бастылар. Шулай ук чара барышында Бөек Ватан сугышында һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган, агымдагы елда вафат булган авылдашларын искә алып, аларның рухларына багышлап дога кылдылар.
Аннары бәйрәм сый-нигъмәтләр тулы табын артында дәвам итте. Әфкать хәзрәт билгеләвенчә, быел бәйрәмне үткәрүдә әллә ни авырлыклар булмаган – элек-электән иман йортына ярдәм итүчеләр бу юлы да читтә калмаган. Шулай, бәйрәм табыны коруда Рәвис Хаҗиев җиәкчелегендәге район куланучылар җәмгыяте, эшкуар Олег Васильев, шулай ук авыл биләмәсендә эшчәнлекләрен алып барган “РосТех” һәм “Урожай” җәмгыятьләре дә ярдәм күрсәткән. Җыелучылар да һәммәсе үзе белән күчтәнәчләр китергән. Авылның уңган хатын-кызлары сый-нигъмәтләрдә табын корган. Җылы ашны исә һәрвакыт Әлфия апа Хәйретдинова пешерә. Имам-хатыйп әйтүенчә, элек аның әнисе авылган килгән кунакларны тәмле ашлар белән сыйласа, хәзер бу изге эшне аның кызы дәвам итә.
Шәйморатовлылар Ураза бәйрәмен әнә шулай бергәләп, күркәм итеп билгеләп үтте. Инде бәйрәм яктысы, җылысы һәр йортка иңсен, илебезгә тынычлык, иминлек китерсен иде! Җыелучылар да бер-берсен Ураза гаете белән котлап, әнә шундый изге теләкләр теләп таралышты.
Автор фотолары.