+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
2 Май 2023, 14:35

Аллаһының рәхмәте кешеләргә бер-берсе аша ирешә

Бәни Исраил заманында бер авылны су баса, су һаман күтәрелә, юллар, өйләр су астында калып бара. Шул вакытта өйләреннән чыгалмыйча калган кешеләрне коткарып, көймәләр белән коры җиргә ташыйлар. Бер карт өенең түбәсенә менеп утырып Аллаһыдан ярдәм сорап дога кыла башлый.

Аллаһының рәхмәте кешеләргә бер-берсе аша ирешәАллаһының рәхмәте кешеләргә бер-берсе аша ирешә
Аллаһының рәхмәте кешеләргә бер-берсе аша ирешә
«Раббым, Син генә ярдәм итүче, миңа шушы бәладән котылырга ярдәм ит, Синнән генә ярдәм сорыйм», – ди. Моның янына бер көймәдә кешеләр килеп, әйдә, абзый, сине коткарырга килдек, диләр. Теге карт: «Юк. Мин Аллаһы Тәгаләдән генә ярдәм көтәм, кешеләр ярдәме кирәкми миңа. Ул мине коткарачак», – ди. Су түбәгә кадәр күтәрелә. Көймәдәгеләр тагын бер тапкыр әйләнеп киләләр. «Әйдә безнең белән, юкса батып үләсең», – дип ялваралар теге картка. Ул тагын: «Мин Аллаһы Тәгаләдән генә ярдәм көтәм. Сезнең ярдәмегез миңа кирәкми», – ди. Бераздан су басып, йорт су астында кала һәм бу карт батып үлә.

Газап фәрештәләре килгәнен күргәч, карт: «Йә Раббым, гомерем буе гыйбадәт кылдым, Аллаһы Тәгаләдән генә ярдәм көттем. Ни өчен миңа газап фәрештәләре килде?» – ди. Аллаһы Тәгалә Үзенең фәрештәсе аша: «Мин ике тапкыр сине коткарырга дип ярдәмемне җибәрдем, син кабул итмәдең, санламадың», – ди.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең рәхмәте кешеләргә бер-берсе аша, мәхлүкләре аша ирешә. Шуны истән чыгармаска кирәк безгә.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас