+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
5 Май 2023, 10:04

Буяу савытын зираттан алып кайтырга ярыймы?

Күпләр, чардуганнарын буяганнан соң, бушап калган буяу савытларын зиратта калдыра. Имештер, аны алып кайтырга ярамый...

Буяу савытын зираттан алып кайтырга ярыймы?
Буяу савытын зираттан алып кайтырга ярыймы?

Ул калай савытлар синең тәкъдиреңне берничек тә үзгәртә алмый.

Галимнәр, иман җитмеш тармактан тора, дип әйткән. Аның үзәге шәһадәт кәлимәсе булса, иң соңгы тармагы җирдә яткан чүпне алып кую. Үзең артыннан чүп калдыру, табигатьне пычрату – гөнаһ.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең, диннең зәгыйфьләнгәнен шуннан белерсез, кешеләр ырымнарга ышана башлар, дигән сүзләре бар. Ырымнарга ышану халыкта дини белемнең җитәрлек булмавын күрсәтә.

“Буяу савытын калдырырга ярыймы?” - дип сорыйлар, ә намазны калдырырга ярыймы, дип сораучы юк. Иң зур гөнаһ – намазны калдыру.

Автор фотосы.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: