+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
12 Май 2023, 05:52

Алтынга тиң киңәшләр!

“Бүген кем булуыгыз мөһим түгел! Иртәгә кем булырсыз – шул мөһим. Кем булуыгыз белән беркайчан да мактанмагыз. Шахмат уены беткәч, король дә, пешка да бер тартмада яталар бит, шуны онытмаска кирәк.

Алтынга тиң киңәшләр!Алтынга тиң киңәшләр!
Алтынга тиң киңәшләр!


Үз киләчәгеңне белмичә, кешенең үткәнен тикшермә.

Вакыт – ком. Тормыш – су. Сүзләр – җил. Алар белән сак эш итегез. Пычрак килеп чыкмасын.

“Сабыр” сүзе Коръәндә 104 тапкыр телгә алына. Күркәм сабырлыклар иясе булырга язсын!

Аллаһ Тәгалә сине бәхетле итәсе килсә, иң авыр юллардан йөртер, чөнки бәхеткә җиңел юллар юк!
Өч нәрсәне синдә күрә белгән кешенең кадерен бел: елмаю артына яшергән кайгыңны, ярсулы ачу артындагы яратуны, дәшмәвеңнең сәбәбен.

Ибраһим галәйһиссәламне ут та яндыра алмаган, Исмәгыйль галәйһиссәламне пычак та үтерә алмады, Муса галәйһиссәламне диңгез дә батыра алмаган, кит балыгы Юныс галәйһиссәламгә зыян сала алмаган. Аллаһ Тәгаләгә генә тәвәккәллек кыл, бернидән дә курыкма – сиңа берни дә булмас!

Кешенең бөтен кешегә дә яхшылык эшләргә мөмкинлеге юк, әмма берәүгә дә зыян салмаска мөмкинлеге бар.

Тормышыбызны иман нуры яктыртсын! Амин!” – дип яза “Биккол авылы мәчете” төркеме.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас