+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
17 Май 2023, 08:03

Без мәрхүмнәргә ничек ярдәм итә алабыз?

Тере кешеләр мәрхүмнәргә ярдәм итә аламы? Моның өчен нинди гамәлләр кылырга кирәк?

Без мәрхүмнәргә ничек ярдәм итә алабыз?Без мәрхүмнәргә ничек ярдәм итә алабыз?
Без мәрхүмнәргә ничек ярдәм итә алабыз?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кеше бу дөньядан киткәч, аның гамәл дәфтәре ябыла. Адәм баласы үзе исән булмаса да, өч очракта аның гамәл дәфтәрләре ачыла, - ди. - Беренчесе: балалары, якыннары һәм туганнары аның өчен дога кылганда. Икенчесе: җәрия сәдакасы (юл салган, агач утырткан, мәчет-мәдрәсә төзеткән булса, шуларның савабы кешеләрдән алардан кулланган вакытта барачак). Өченчесе: файдалы гыйлем (кемне дә булса дога укырга өйрәткән булса, ул кеше доганы укыган саен әрвахка аның савабы язылып бара)”.

“Мәрхүмнәр өчен түбәндәге гамәлләрнең файдасы бар:
- Коръән укып, савабын мәрхүмнең рухына багышлау;

- мәрхүм өчен хәер-дога кылу. Ибраһим пәйгамбәрнең догасын һәм белгән догаларыбызны уку. Ибраһим: “Раббәнә-гъфирлии вәли-вәәлидәййә вәлил-му’миниинә йәумә йәкуумүл-хисәәб”, – дип дога кылган. (Мәгънәсе: “Йә, Раббым, үземне, ата-анамны һәм башка мөэминнәрне Кыямәт көнендә мәгъфирәт кыл”);

- кешеләргә бурычы булса, аны түләү;

- изге эшләр эшләп, савабын мәрхүмнең рухына багышлау. Мәет күмелгәннән соң, мәет ияләре беренче көннән җиденче көнгә кадәр ярлыларга сәдака биреп, савабын мәрхүмнең рухына багышлар. Бу – сөннәттер. Хәленнән килмәгәннәр, ике рәкагать нәфел намазы укып, савабын мәрхүмгә багышлар”, дип язылган “Мәет озату йолалары” китабында.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас