+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
2 июнь , 22:56

Бүген монда азан яңгырады!

Уфада "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен төзү эшләре яңадан башлана.

Бүген монда азан яңгырады!
Бүген монда азан яңгырады!

Бу хакта Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Ридәл Сәетов белдергән. Ул әйтүенчә, төзелеш эшләрен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән башлаганнар.

Мәчет төзелешен республика бюджетыннан түгел, меценатлар биргән ярдәмнән финанслаячаклар, диелә. Ридәл Сәетов төзелеш эшләрен "булдыра алганча кыска вакытта" төгәлләячәкләрен әйткән.

"Исегезгә төшерәбез, мәчет 2007 елда төзелә башлады. Шуннан соң проект-смета документациясенә күп төзәтмәләр кертелә, һәм эшләр консервацияләнә. Радий Фәрит улы кушуы буенча без территорияне төзекләндерү буенча эшләр алып бара башладык, мәйданчыкны коймалыйбыз, барысын да стандартларга туры китерәбез. Техник характердагы сораулар бар, алар җиһазларның импортын алмаштыру белән бәйле. Бүгенге көндә проект-смета документациясенә төзәтмәләр кертелә, өстәмә дәүләт экспертизасы узачак. Контрактның тулы бәясен билгеләгәннән соң, без төзелешне финанслауга кадәрге мәсьәләләрне тизрәк хәл итәчәкбез", - дип билгеләп үтте Ридәл Сәетов.

Бүген мәчеттә азан яңгырады.

"Димәк, безнең арада караңгы һәм кара көчләр азрак булачак. Азан - яхшы традиция һәм ул ешрак яңгырарга тиеш. Җомга намазы көн үзәгендә уза, һәм, минемчә, безнең барлык халкыбызга "Әр-Рәхим" Җәмигъ мәчетеннән азанны ишетү рәхәт булыр», - дип сөйләде Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе" мөфти Айнур Биргалин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в