+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
7 июнь 2023, 11:01

Кабердә безгә нинди сораулар биреләчәк?

“Үлгән кеше кабергә күмелеп, аны озатучылар таралгач, шул мәет янына Мөнкир һәм Нәнкир исемле ике фәрештә килер (сорау бирүче фәрештәләр).

Кабердә безгә нинди сораулар биреләчәк?
Кабердә безгә нинди сораулар биреләчәк?

Алар мәеткә түбәндәге сорауларны бирерләр:
1. Раббың кем?
2. Динең кайсы дин?
3. Пәйгамбәрең кем?

Иманлы кеше: “Раббым – Аллаһы, динем – Ислам, пәйгамбәрем – Мөхәммәд галәйһиссәлам”, – дип җавап бирер.

Сорау алучы фәрештәләр шулай ук: “Син Мөхәммәд галәйһиссәләм турында нәрсә беләсең һәм нәрсә уйлыйсың?” – дип сорарлар. Иманлы кеше болай дип әйтер: “Мин шәһадәт бирәмен ки, ул – Аллаһының колы һәм илчесе”.

Әмма имансыз яки монафыйкъ булучы мәет: “Мин аны белмим”, – дип җавап бирер.

Әгәр мәет тәкъва кешеләрдән булса, кабер аны: “Йә Аллаһының колы! Җир йөзендә яшәгәндә син минем өчен Аллаһы яраткан бәндәләренең берсе идең. Хәзер исә мин сиңа нәрсә әзерләгәнемне кара!” – дип күркәм мөгамәлә белән каршы алыр. Бу кеше өчен кабер иркен, киң һәм ямьле булачак”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: