+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
9 июнь 2023, 04:30

Җомга мөбарәк булсын!

Аллаһ Тәгалә кылган догаларыбызны, гамәл-гыйбәдәтләребезне һәм барлык изге гамәлләребезне ихлас күңелдән кабул итсен, белеп һәм белмичә кылган хата, гөнаһ, кимчелекләребезне гафу итсен!

Җомга мөбарәк булсын!Җомга мөбарәк булсын!
Җомга мөбарәк булсын!


Күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифәләребезне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салляллаһу галәйһи вә сәлләмгә ирештерсен!

Раббыбыз тормышларыбызны бәхет сәгадәт белән нурландырып, гамәл-гыйбадәттән һәм саулыктан аермасын, хәвеф-хәтәр, бәла-казалардан, авырулардан, сырхаулардан, күз тию һәм сихерләрдән сакласын, сугыш әфәтләре, ачлык галәмәтләре, бала хәсрәтләреннән сакласын!

Ил-көннәребезне тынычлыктан аермасын!

Бу дөньядан киткән вакытта да иман белән китеп, киләчәктә югары җәннәтләрдә булып Раббыбызның йөзен, дидарын күрергә насыйп булсын!
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салляллаһу галәйһи вә сәлләм белән мәҗлестәш булырга насыйп итсен!

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас