Исем алыштыру тыелмаган. Әгәр бәрәкәткә ирешү өчен эшләнгән гамәл булса, бу хуп күренеш санала. Рөхсәт ителә.
Әгәр cезнең исемегез Бераллалыкка каршы килми икән, исем алмаштыру мәҗбүри түгел.
Нинди исемнәр ярамый?
1. ямьсез мәгънәле,
2. мәҗүсилеккә ишарәли торган,
3. күпаллалыкка ишарәли торган,
4. пот һәм мәҗүсилек аллаларының атамалары булган исемнәр.
Мәсәлән, Аврора, Ника һәм башкалар.
Исламда берничә исем белән йөрергә рөхсәт ителә. Әгәр исемегез Александр булып, исем алыштыргач та танышларыгыз сезне Саша дип йөртсә, проблема да, гөнаһ та юк”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Фото: pixabay.com.