+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
13 июнь 2023, 09:40

“Нарыставым – изге төягем”

Русия көнен алдыннан, 11 июньдә, Миякә районының Илчегол авылында ел саен үткәрелүче “Нарыставым – изге төягем” дигән мөселманнарның җыены узды. Чарада дүрт меңнән артык кеше катнашты.

“Нарыставым – изге төягем”“Нарыставым – изге төягем”
“Нарыставым – изге төягем”
Җыенда сәхабәләр каберенә зирәт кылынды, Коръән укып, Русия дәүләтенең куәте, ил иминлеге, халыклар бердәмлеге өчен дога кылынды, җәмәгать намазы укылды, зикер әйтелде, корбан ашы үткәрелде, мөнәҗәтләр башкарылды, җәядән ук ату буенча осталык дәресләре һәм балалар өчен төрле уеннар булды.

Чара махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр - Башкортстан ир-егетләренең исән-сау кайтуын теләүгә багышланды. Бәйрәмдә республикабызның төрле районнарыннан галимнәр, имамнар, махсус хәрби операциядә катнашкан Юлай хәзрәт һәм “Томан” позывнойлы яугир, халык киләчәге өчен җан атучы билгеле шәхесләр катнашты.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас