+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
14 июнь 2023, 04:50

“Ялганчы булу өчен һәрбер ишеткән сүзне сөйләп йөрү дә җитә”

Бездә шундый бер чир бар, берәрсе “өрде” дисә, икенче берсе аның ул сүзен "төчкерде" дип аңлый. "Сукты" дисәләр, "кыйнап киткәннәр икән" ди. Әлбәттә, бу мөселманнарга хас нәрсә түгел. Мөселман кешесе һәрвакытта да гадел булырга, ничек бар, шулай сөйләргә тиеш. Бар нәрсәне – сүзне дә, гамәлне дә гаделлек белән үлчәгез, ди...

“Ялганчы булу өчен һәрбер ишеткән сүзне сөйләп йөрү дә җитә”“Ялганчы булу өчен һәрбер ишеткән сүзне сөйләп йөрү дә җитә”
“Ялганчы булу өчен һәрбер ишеткән сүзне сөйләп йөрү дә җитә”

Арттырып сөйләргә дә, киметеп сөйләргә дә ярамый. Ничек бар шулай сөйләү мәслихәт. Белмисең икән, сөйләмисең генә. Мәсәлән, берәрсе авариягә очраса, “бәрелгән, машинасы беткән”, диләр. Барып карасаң, бамперына гына зыян килгән була. Аллаһ Тәгалә һәрвакыт гаделлекә чакыра. Беркайчан да, бернәрсәне дә арттырырга да, киметергә дә ярамый. Бу, шулай ук, бүгенге көннең төп кагыйдәсе! Хәзерге тизлек заманында хәбәрләр күз ачып йомганчы тарала. Чынлыктан шулай булганмы-юкмы икәнен белмәсәк тә, сөйлибез.

Бүгенге көндә интернетта, гәзиттә һәм телевидениедә дә кечкенә әйберне зур итеп күрсәтү гадәте бар. Шуңа да үзең дөресен белмәгән килеш, ишетүең буенча гына сөйләмәвең хәерлерәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ялганчы булу өчен һәрбер ишеткән сүзне сөйләп йөрү дә җитә”, – ди. Ишеткән хәбәрләрне белер-белмәс сөйләсәк, ялганчылардан, арттырып сөйләүчеләрдән булырбыз. Шуңа да хәбәр җиткергәндә яки сөйләгәндә, мөселман кешесе ышанычлы чыганаклардан гына файдаланырга тиеш...

Бу кагыйдәгә кагылган бер фикерне онытмыйк: мөселман кешесе имеш-мимешкә, гайбәткә ышанудан сакланырга тиеш. Нинди генә хәбәр ирешсә дә, аның һәрвакытта дәлиле булуы ләзем. Мөселман кешесе имеш-мимешкә ышанып, беркайчан да хөкем чыгармый. Бүгенге көндә "менә бу кардәш шулай-шулай әйтте" дип килеп әйтәләр дә, ачу чыга. Ызгыш-талаш китә. Барып тишереп карасаң, сиңа килеп әйтүчеләр сөйләгәнчә түгел, гел башкача. Сөйләүчегә әйтсәң, күз дә йоммый, "миңа шулай әйттеләр" дип тик кабатлап тора. Ватык телефон... Менә шуңа да кешегә хөкем чыгарганчы, башта тикшерергә кирәк. Аллаһ Тәгалә "Хөҗүрәт" сүрәсенең 6нчы аятьтендә: “Әгәр дә берәр фәсыйк – (зур гөнаһ әһеле) килеп берәр нәрсә әйтсә, башта белешегез (төпченегез, сорашыгыз) , әгәр дә шулай эшләмәсәгез, фетнә таралыр”, – ди”, - дип яза Раил Фәйзрахманов.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас