+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
16 июнь 2023, 08:36

Русия Исламының өзлексез тарихы бар

«Ислам в Российской Федерации» күп томлы сүзлекләр сериясеннән «Ислам в Башкортостане» и «Ислам на Северном Кавказе» томнары тәкъдим ителде.  

Русия Исламының өзлексез тарихы бар
Русия Исламының өзлексез тарихы бар

“Чара Русия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында узды. Басмалар турында Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы, теология докторы Дамир хәзрәт Мөхетдинов сөйләде.

 

Дамир хәзрәт Мөхетдинов әлеге энциклопедик сүзлекләр сериясенең инициаторы һәм баш мөхәррире. Китапларны булдыру карары 2004 елда галим Хөсәин Фәизханның туган ягы - Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында узган I Фәизханов укуларында кабул ителгән һәм хәзергәчә эзлекле рәвештә тормышка ашырыла.

 

Мөхәррир проектны тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен мөфтий шәех Равил Гайнетдингә,  Русия Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Наумкинга, хәйрияче Михаил Гуцериевка рәхмәтен ирештерде.

 

Авторлар коллективы Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренә нигезләнеп, үзебезнең мөселман тарих белеме традициясенә, шулай ук Русиянең Көнчыгышны өйрәнү мәктәбенә таянган.

 

«Ислам в Российской Федерации» сүзлекләр сериясе быелның ахырына кадәр чыгып бетәчәк. Алар Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтнең «Мәдинә» нәшрият йортында нәшер ителә. Масштаблы фәнни-гамәли проектның тантананы төгәлләнелеше Хөсәин Фәизханның 200 еллыгына багышланачак”, дип яза DUMRF_TAT.

 

Фото: DUMRF_TAT.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: