Ислам динендə балигъ һəм акыллы булган мөэмин кешегə фарыз булган олуг гыйбадəтлəрнең бишенчесе – гомерендə бер мəртəбə Мəккəи Мөкəррəмə шəһəренə барып, Хаҗ гамəлен кылу.
Сəламəт булып, Мəккəи Мөкəррəмəгə барып кайтырлык мөмкинлеге һəм үзе кайтканчы өендə калган гаилəсенə җитəрлек малы булган бай кешегə генə Хаҗ гыйбадəте – фарыз.
Ире яки мəхрəм кардəше (мəхрəм кардəш – өйлəнешергə тыелган якын кардəш) бергə барса, бай һəм сəламəт хатыннарга да Хаҗ фарыз була.
Авыру, сукыр һəм фəкыйрь кешелəргə Хаҗ гамəле фарыз түгел. Əгəр мондый кешелəр Мəккəи Мөкəррəмəгə ниндидер сəбəп белəн барсалар яки Мəккə якларында тору сəбəпле Хаҗ кылырга көчлəре җитəрлек булса, аларга да Хаҗ гамəле фарыз була.
Хаҗ сəфəренə чыкканда, барыр юлларының урлаучы-талаучылардан, төрле йогышлы авырулардан имин булуы шарт. Əгəр юллар тынычсыз булса, Хаҗ кылу фарыз булмый. Барыр юллар тынычланганчы, бай кешелəр дə Хаҗ сəфəрен кичектереп торырга тиеш. Фарыз булганнан соң, гозерсез килеш Хаҗ гамəлен кичектерергə ярамый.
Хаҗның фарызлары өчəү:
1) ихрам, ягъни Мəккəи Мөкəррəмə шəһəренə барып кергəнче, «Микат» дип атала торган урыннарның берсендə Хаҗ нияте белəн ихрам кылу;
2) вəкыф, ягъни Гарəфə көнне өйлəдəн соң Гарəфəт тавында басып тору;
3) тəваф, ягъни Корбан гаете көнендə яки аның 2нче яки 3нче көнендə Кəгъбəтулланы билгеле рəвештə 7 мəртəбə əйлəнеп чыгу.
Хаҗның ваҗиблары бишəү:
1) Корбан гаете көнендə иртəнге намаздан соң «Мөздəлифə» исемле урында булу;
2) Сафа һəм Мəрвə таулары арасында йөреп, 7 мəртəбə сəгыя кылу;
3) таш атыла торган урыннарда махсус көннəрдə 7шəр таш ату;
4) өйгə кайту нияте белəн Мəккəи Мөкəррəмə шəһəреннəн чыгар алдыннан Кəгъбəтулланы янə тəваф кылу;
5) Корбан гаете көнендə фарыз тəвафны кылганнан соң чəчне алдыру (кыру) яки кыскарту.
Хаҗның болардан башка гамəллəре дə шактый күп: аларның кайберлəре – сөннəт, ə кайберлəре – мөстəхəб”, дип яза Әхмәтһади Максуди “Гыйбадәте исламия” китабында.
Фото: pixabay.com.