+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
21 июнь 2023, 11:32

Корбанга чалынган хайванның сөякләрен нишләтергә?

Корбан гаете Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, ел саен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә (быел 28 июньдә) билгеләнә. “Корбан” сүзе “якынаю” мәгънәсендә Аллаһы Тәгаләгә изге гамәлләр белән якынаюны аңлата. Гарәп халкы аны “Гыйд әл-Әдха” дип атый. “Әдха” — “күрсәтү”, ягъни Аллаһыга үзебезнең тугрылыгыбызны күрсәтү бәйрәме.

Корбанга чалынган хайванның сөякләрен нишләтергә?
Корбанга чалынган хайванның сөякләрен нишләтергә?
Корбан — Аллаһыга якын булыр өчен кылына торган бер гамәл. Корбан чалып, без Раббыбызга якынлыгыбызны тагын бер исбатлыйбыз.

“Корбанга чалынган хайванның сөякләрен нишләтергә? Кая куярга?

Корбан итеп чалынган хайваннарның сөяген күмәргә дә, этләргә бирергә дә мөмкин. Нигә этләргә бирергә була дигәндә, алар да Аллаһының барлыкка китергә мәхлүклары һәм бу очракта аларны туендыру күркәм булачак, дип әйтербез.

Ә инде, теләге булган кеше, сөякләр теләсә кайда аунап, комачау итеп ятмасын өчен, аларны күмә дә ала. Һәр кеше үз җае белән эш итә”, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: