+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
3 июль 2023, 07:26

Коръән белән гамәл кыл: туры юлда булырсың

Боларны күңелеңә сеңдер һәм үтәргә тырыш, бәхет-сәгадәткә ирешерсең.

Коръән белән гамәл кыл: туры юлда булырсыңКоръән белән гамәл кыл: туры юлда булырсың
Коръән белән гамәл кыл: туры юлда булырсың


“Коръәни Кәрим белән гамәл кыл: туры юлда булырсың.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмне рухи тәрбия бирүче итеп ал: хәерле гомер кичерерсең.

Ата-анага миһербанлы, шәфкатьле бул: югары җәннәткә ирешерсең.

Үлгән кешеләрнең хәленә кара: ахирәтне исеңдә тотарсың.

Нәфесең белән һәрвакыт көрәш: дөнья-ахирәтне отучы булырсың.

Кешеләрне кичерергә тырыш: үзең дә гафу ителерсең.

Башкаларның кимчелекләрен сөйләмә: кимчелекләрдән пакьләнерсең.

Хәрам ризыклар ашама-эчмә, булганга канәгать бул: иң бай кешеләрдән булырсың.

Хайваннарга мәрхәмәтле бул: син дә Аллаһының рәхмәтенә ирешерсең.

Күңелеңдәге иманыңа тугры бул: ахирәттә бәхетлеләр сафында булырсың.

Биш вакыт намазыңны нинди хәлдә булсаң да үтә: ахирәттә хисабың җиңел булыр.

Рамазан аенда ураза тот: бернинди үлчәүләр дә үлчи алмаслык савапка ирешерсең.

Мөмкинчелегең булса, хаҗ кыл: ахирәт байлыгына юлыгырсың.

Сәдакаларыңны мохтаҗларга бир, аларны сөендер: үзең дә ике дөньяның нигъмәтләренә ирешерсең.

Һәр эшеңдә сабыр бул. Биргәннәрне Аллаһының сынавы дип каршы ал: ахирәттә морадыңа ирешерсең”, дип яза “Иманлы гаилә”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас