Кыямәт көнендә дә иң беренчеләрдән булып бездән намаз өчен хисап алыначак.
Намаз – нинди хәл һәм халәттә булуыбызга карамастан кылынырга тиешле гыйбадәт ул. Авыру сәбәпле басып тора алмасак, утырып, ә утырып та торырлык хәлдә түгелбез икән, ятып укырга кирәк.
Намаз уку һичкайчан өстебездән төшми. Балигъ яшькә җиткән, үз акылында булган һәр мөселман кешесенә намаз уку фарыз (тиеш, Аллаһ каршында бурычлы). Укымаса, бу кеше зур гөнаһлы булачак.
Раббыбыз әмер итеп әйтә: “Намазларны үтәгез, зәкәт сәдакасын бирегез һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз” (“Бәкара” сүрәсе, 43нче аять)”, - дип яза Раил Фәйзрахманов.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин