+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
5 июль 2023, 05:25

Озакка сузылган намаз

“Имам Мәликнең “Муатта” дип аталган китабында шундый сахих хәбәр китерелә – “Әбу Бәкер (радыйАллаһу ганһү) ике рәкәгатьле иртәнге намазны укыганда “Бәкара” сүрәсен тулысынча укып чыга торган булган”.

Озакка сузылган намазОзакка сузылган намаз
Озакка сузылган намаз

Аның (радыйАллаһу гәнһүнең) ике рәкәгатьле намаз вакытында Коръәннең иң озын “Бәкара” сүрәсен тулысынча укып чыгуы, әлбәттә, гаҗәпләндерерлек мисал, ләкин аннан да ныграк гаҗәпләндерә һәм шаккаттыра торганы шул: аңа ияреп укыган сәхәбәләрнең берсе генә дә (!): “Имам намазны озак укыды”, - дип зарлану сүзе әйтмәгән, ризасызлыгын белдермәгән.

Бу гаҗәеп хәлне фәкать шулай гына аңлап була: җәмәгать – сәхәбәләрнең калебләре һәрдаим Аллаһ белән бәйле булган. Шуңа күрә дә алар Коръән уку-тыңлаудан фәкать ләззәт хисе генә татый иде. Ләззәт дигәч, бүген күпләребезнең күз алдына татлы йокы яисә тәмле ризык килеп баса.Бу безгә уйлану һәм үзебезгә бәя бирү өчен менә дигән мисал түгелме, кардәшләрем?!” - дип яза Раил Фәйзразманов.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас