Сәхабәләр борылып караса, Мәдинәдә яшәүче берәү узып бара икән. Икенче көнне бу хәл тагын кабатланган. Өч көн шулай дәвам иткән.
Бер сәхабә бу хәлгә бик аптыраган. Хикмәтне белү өчен, хәйлә табып, өч көнгә шул кешенең өенә кергән. Ул шул кешенең гаиләсе белән көн дә иртән торган, ашаган, эчкән, йоклаган.
Өченче төнне хуҗага хәйләсен чишкән: «Расүлебез өч көн рәттән синең хакта «җәннәт кешесе», - дип әйтте. Нинди изгелегең бар икән дип, хәйлә табып, синең өеңә кердем. Моның өчен мине кичер, гафу ит. Бездән артык намаз укымыйсың, бездән артык изгелегең дә юк шикелле. Нинди гамәлең өчен Аллаһы сине исән чакта ук җәннәт белән куандыра?» – дип сораган.
Йорт хуҗасы: «Белмим. Син күргәнчә, намаз укыйм, нәфел уразалары тотам, калганы миңа мәгълүм түгел», – дигән.
Теге кеше саубуллашып чыгуга таба кузгалгач, йорт хуҗасы аны туктатып, чакырып керткән һәм: «Намаз уку, ураза тотудан тыш, тагын бер гадәтем бар: мин беркемнән дә көнләшмим һәм һәр кичне йокларга ятар алдыннан, башны мендәргә куйганчы, Аллаһы Тәгаләгә ялварам: «Бүген яки, гомумән, мине рәнҗеткән, миңа карата хаксызлык кылган кеше булса, барысын да гафу итәм. Минем аркамда аларны җәһәннәм белән газаплама», – дип әйтәм», – дигән.
Бу сүзне Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә җиткергәннәр. Ул: «Бу кеше киң күңелле булып, кешеләрне гафу итә белгән өчен, Кыямәт көнендә Аллаһы аның гөнаһларын кичерер», – дигән, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”
Фото: pixabay.com.