+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
8 июль 2023, 04:35

Бүздәктә яңа мәчет төзелә

Бүздәк – республикада мәчетләргә бай төбәкләрнең берсе. Алар арасында иң борынгылардан саналган Килем авылы мәчете ачылуына 200 ел тулуны билгеләде. Тарихи чыганакларда Бүздәк авылында 1835 елда ук мәчет булуы теркәлгән. Аннан соң да Аллаһ йортлары төзү гомум төс ала, 1906 елда, мәсәлән, хәзерге Бүздәк районының һәрбер авылында диярлек мәчет була, зуррак төбәкләрдә аларның саны ике-өчкә җитә, атап әйткәндә, Шланлыкул авылында Октябрь инкыйлабына кадәр 3 мәчет эшләве мәгълүм. Әмма үткән гасырның 30нчы елларында төбәктәге Аллаһ йортлары күмәк төстә ябыла башлый.

Бүздәктә яңа мәчет төзеләБүздәктә яңа мәчет төзелә
Бүздәктә яңа мәчет төзелә

90нчы еллар уртасында дин иреге күтәрелеш алып, матди мөмкинлекләр туу белән, Бүздәк якларында да мәчетләрне тергезү башланды. Моның нәтиҗәсен бүген күреп торабыз – мәчетләр саны утызга якынлашып килә, шул ук вакытта, авылларда бу юнәлештә игелекле гамәлләр яңа мәчетләр рәвешендә калкып чыгып тора – Каран авылында төзелүче мәчет моңа анык мисал.
Район үзәге Бүздәк авылы да шундый төбәкләр исәбендә. Яңарыш чорында биредә Аллаһ йорты 1996 елда ачылган иде. Аннан соң байтак гомер үтте. 10 меңнән артык кеше яшәгән Бүздәк авылында да яңа мәчет тергезү зарурлыгы туды, ни өчен дигәндә, район үзәге, сафка баскан яңа бистәләр исәбенә мәйданы буенча нык үсеп, киң җәелде. Атап әйткәндә, Көньяк бистәсендә, мәсәлән, шәхси төзелеш киң колач алу сәбәпле, халык саны да нык артты. Биредә яңа мәчет күтәрү мәсьәләсе дә шуннан килә.
Әйтергә кирәк, мөэмин-мөсел­маннарның уй-омтылышларын тоеп, йөрәк түрләрендә урын алган изге ниятләрен сизем­ләүчеләр бүген дә бар, иң мөһиме – алар безнең арада. Шуларның берсе исәбендә төбәктә игелекле гамәлләре белән соңгы чорда таныла гына башлаган Шамил хәзрәт Муллакаевны күрсәтәсе килә. Ул нәсел тамырлары белән Бүздәк төбәгеннән – Көязебаш авылында туып үскән. Аллаһ ризалыгы белән, яшьли туган тарафларыннан Уфага юллана, биредә тормыш корып, байтак еллар дәвамында төрле өлкә­ләрдә хезмәт сала. Гомумән, бу чор аның тормышында истәлекле вакыйгалар, изге гамәлләр белән билгеләнә, атап әйткәндә, рухы кушканча, дин юлына баса. Әйткәндәй, бу юнәлештә дә зур гына уңышларга ирешә: Башкорт­станның Ислам университетында югары дини белем алып, бу тарафта әзерлекле белгеч сыйфатында таныла. Әмма туган яклар, ата-ана рухы үзенә тарта – Шамил хаҗи гаиләсе белән Бүздәк авылында яңа нигез корып җибәрә. Билгеле, дини эшчән­леккә җәлеп ителә, мәсә­лән, Бүздәк мәчетендәге мәдрә­сәдә Ислам нигезләрен өйрәнү буенча сыйныфлар ачып, дәрес­ләр алып бара. Янә дә Көньяк бистәсе төбәгендә мәхәллә оештырып, биредә мәчет төзү башлангычы белән чыга.
– Бу төбәктә яшәүчеләрдән зур төркем әлеге тәкъдимне, чын мәгънәсендә, күтәреп алды, – ди Шамил хәзрәт. – Әмма халык фикерен белешү максатында, 700дән артык кеше белән очрашып, ачыктан-ачык әңгәмәлә­шергә насыйп булды. Күңелгә иң ятканы шул: һәммә кеше мәчет төзелешендә ярдәмләшергә ризалык бирде.
Бай тормыш һәм хезмәт юлы үткән хәзрәтнең оештыру сәлә­тенә ия булуы да ачыклана: Бүздәк районы хакимиятенең элекке башлыгы Азат Арсланов белән очрашып, мәчет төзе­ле­шенә җир мәйданы бүлү мәсьә­ләсен уңышлы хәл итә ул.
2021 елда була бу истәлекле вакыйга. Әмма төзелешне башлап җибәрү генә берникадәр сузыла. Аның каравы, изге ниятендә фикердәшләр, ныклы һәм ышанычлы ярдәмчеләр таба. Чыгышы белән Бүздәктән булган, төзелеш тармагында оста белгеч булып танылган шәхси малтабар Ирек Әхмәдуллин – шуларның берсе. Аның белән берлектә булачак мәчетнең проекты сайлап алына: Борай районы үзәгендә төзелгән мәчет үрнәгенә тукталалар.
Әйтергә кирәк, якташ мал­табарның сүзе дә эштән аерылмый. Аның төзелеш фирмасының ярдәме белән мәчетнең нигез ташлары салына. Моңарчы объектның ихатасы рәшәткәләнеп алынган була инде. Бу уңайдан оештырылган өмәләрдә төбәк халкы ихлас катнаша. Гомумән, мәчет төзелешенә төбәк халкы­ның намус эше итеп каравы зур өметләр бирә. Мәсәлән, объектка төзелеш материаллары сатып алу өчен бу төбәк халкыннан матди ярдәм җыю оештырылган. Шунысы үзенчәлекле: ярдәм итәргә теләүчеләр Көньяк бистәсе кешеләре белән генә чикләнми. Әйткәндәй, алар арасында Шамил хәзрәтнең Бүздәк районыннан булган элекке шәкертләре күпчелекне тәшкил итә.
Нигезеннән күренүенчә, Бүз­дәкнең Көньяк бистәсе мәчете шактый күркәм төсмерләнә. 21 метрга 10 метр зурлыктагы ике катлы бинаның гомум мәйданы 311 квадрат метр тәшкил итәчәк. Анда заманча уңайлыклар каралган, дин тотучыларга бөтен шартлар тудыру күздә тотыла.
Әлбәттә, төзелештә әле эш­нең башы гына, чөнки күләмле эш көтелә. Әлеге үзенчәлектән чыгып, Шамил хәзрәт барча Бүздәк халкының ихлас ярдәменә исәп тота. Бу җәһәттән, изгелек юлда ятмас, якташлар чакыруны кабул итәр, дип ышанасы килә.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас