Уфа шәһәре “Ихлас” мәчетенең чирек гасырлык тарихында вакыйгаларның нәкъ уртасында кайнаган, иман йортының эшчәнлеген үсешкә этәргән шәхесләрнең берсе – мәчетнең имам-наибе Илсур хәзрәт Хөснетдинов.
Имам-наиб – Аллаһ йортының тугры юлда халыкка дини хезмәт күрсәтүендә төп оештыручы, мәчеткә җитәкчелек иткән имам-хатыйбның уң кулы. “Ихлас” мәчетендә әлеге вазыйфаны 15 елдан артык Илсур хәзрәт җиренә җиткереп башкара.
Илсур Искәндәр улына быел 55 яшь тулды, ул 1968 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасының Татар Баганалысы авылында дөньяга килгән. Балачагы туган авылында, әти-әнисе тәрбиясендә бәхетле һәм имин була, дини, иманлы гаиләдә Коръән-Кәрим аятьләрен яттан укырга кечкенәдән өйрәнә. Урта мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумында махсус урта һөнәри белем ала. Аннары таза, сәламәт яшь егет Совет Армиясе сафларына хезмәткә чакырыла. Хәрби бурычны үтәгәндә дә аның дини гыйлем алу, Исламга хезмәттә булу нияте һич сүрелми, киресенчә, ныклы максатка әверелә. Ул, Башкортстанның башкаласы Уфага килеп, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршындагы мәдрәсәгә укырга керә. Арытаба Төркиянең Кайсери шәһәрендә университетта югары дини белем ала. Шуннан Татарстанның Чистай шәһәрендә имам-хатыйб, имам-мөхтәсиб вазыйфаларын башкара.
2008 елдан бирле Илсур хәзрәт – “Ихлас” мәчетенең алыштыргысыз имам-наибе. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясмән, мәгърифәтче, педагог, нәшир Исмәгыйль Гаспралы әйткәнчә: “Мәхәллә – ул дәүләт эчендәге дәүләттер”. Шул фикерне дәвам иткәндә, имам-наиб мәхәлләнең – үзгә бер мәмләкәтнең хөкүмәт башлыгы дәрәҗәсендә булып чыга. Димәк, мәхәлләнең көндәлек, көнүзәк, кичектергесез барлык мәсьәләләрен хәл итү имам-наиб иңнәренә йөкләтелә, чөнки мәчеттә иң мөһиме, аеруча әлеге катлаулы заманда, ихлас диндарлык халәтен, диндәшлек һәм кардәшлек рухын саклау.
Илсур хәзрәт “Ихлас” мәчетендә имам-наиб вазыйфасын олы җаваплылык һәм намус белән башкара, мәчетнең абруен арттыру, динебезне куәтләндерү хакына бар көчен, туплаган саллы тәҗрибәсен куллана. Мөтәвәллият әгъзалары, мөгаллим-мөгаллимәләр, мәчеттәге башка хезмәткәрләр, мәхәлләнең төп тәгаенләнешендәге дини хезмәт күрсәтү гамәлләре күбрәк аның карамагында булуын аңлап, имам-наибне ихлас хөрмәт итә. “Ихлас”та даими нәүбәтчелектәге дин әһелләренең һәрберсе белән уртак тел табып, аларның мөмкинлекләрен һәм шәхсән сәләтләрен исәпкә алып, төрле ихтыяҗлар белән килгән диндәшләребезгә берөзлексез, тәүлек әйләнәсенә дини хезмәт күрсәтүне оештыручы ул имам-наиб. Игътибарлы, ихтирамлы Илсур хаҗи һәркемгә тирән хөрмәт белән карап, алар белән ихлас аралашып, һәрчак җылы мөнәсәбәт күрсәтеп, кирәк чакта, нәкъ ул гына булдыра алганча, урынлы шаян сүз дә кушып, хезмәтне оста оештырып, бар гамәлләрнең җиренә җиткереп үтәлүенә ирешә бара. Яшь гаиләгә никах укыту, яңа туган сабыйга исем куштыру, якыннарына догалар кылдыру өчен мәчеткә килгәннәр дә бу йолаларны башкару өчен күбрәк якты йөзле, ачык холыклы Илсур хәзрәткә мөрәҗәгать итә.
Илсур хәзрәтнең җомга намазларында укыган вәгазьләре фәһемле, үтемле, аңлаешлы булуы белән аерылып тора. Аять-җәлиләләрне, аларның тәфсирен, вәгазьдә кирәкле башка мәгълүматларны гарәп һәм төрек телләрендәге гаять күп чыганаклардан да карап, һәр хөтбәгә җитди әзерләнә ул.
Хезмәткәрләрнең, халыкның Илсур хәзрәткә тартылуы, мәхәллә мөселманнарының гына түгел, хәтта тоташ Уфадан, республикадан диндәшләребезнең “Ихлас”ка агылып торуы, мәчет хезмәтләреннән канәгать калуы имам-наибнең барлык мәсьәләләрне дөрес хәл итүен дәлилли.
Илсур Искәндәр улы белән озак еллар иңгә-иң дин хезмәтендә торган Мөхәммәт хәзрәт Галләм аның турында болай ди:
– Илсур хәзрәтләре – тормышка гашыйк кеше. Һәм дини кыйммәтләребез, һәм мәдәният, һәм сәнгать, һәм сәясәт аның күнелендә бергә үрелеп бара. Ул – бик нечкә күңелле дә, анда мәзәк, шаяру хисләре дә шулкадәр балкып чагыла. Дөрестән дә, Илсур хәзрәтләре Хөснетдинов милләткә, динебез Исламга мәхәббәт йөртүе хакына мәхәлләбезнең үзенчәлекле кан тамыры булып тора. Ул мәчетебезне Айга, йолдызларга күтәрүче гайрәткә ия. Аның магниты – башкаларны үзенә җәлеп итүе дә шундый көчле. Милләт, халкыбыз аңа нәкъ шул сыйфатлары өчен тартыладыр. Халыкта шундый мәкаль бар: “Мулланың әмәленә түгел, гамәленә карагыз”. Илсур хәзрәтләре – хикмәтле гамәлгә ия булган могтәбәр шәхесләребездәндер. Аллаһ юлында фидакарьлеге өчен аның исеме Исламның яшел байракларына алтын укалар белән язылды. Ул – Ислам каһарманы!
Илсур хәзрәтнең тугры хезмәте халкыбыз тарафыннан да, рәсми хакимият ягыннан да югары бәяләнде. Динара мөнәсәбәтләрне камилләштерү һәм динебезне ныгытуга керткән зур өлеше өчен ул Чистай шәһәре хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты, шәһәргә 225 ел тулу мөнәсәбәтле юбилей медале белән бүләкләнде, Башкортстан Президенты каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Советның һәм Татарстан Президентының Мактау грамоталарына, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдында күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медаленә лаек булды.
Гаиләсендә ышанычлы терәк тә ул, хәләле Гөлназ да, уллары Рәсүл, Мөхәммәт тә намаз әһелләре, төпчекләре Рамазан да алардан үрнәк ала. Илсур хәзрәт, үзен бәхетлеләрдән санап, язмышыннан канәгать. “Чын иманлы кешенең бәхеттән мәхрүм булуы мөмкин түгел, чөнки Аллаһу Тәгаләгә сыенганы, һәр нәрсәдә аның ихтыярына ышанганы, булганына канәгать калып, сабыр халәтне саклавы сәбәпле, иманлылар – һәрчак бәхет чолганышында”, – дип инанган ул.
Динә МОРЗАКАЕВА.