

“Динебез Ислам яшәешнең һәр тармагын, кеше тормышындагы һәр мизгелне дә игътибарга алган иң пакь, дөрес дин. Әмма Адәм баласына ашыгып, еш кына азагы ничек булачагын уйламыйча эш итү хас. Бу аның табигате. Коръәндә: "Кеше бит – (нәтиҗәсен уйлап тормыйча) бик ашыгучан", – диелгән («Әл-Исра / Төнге күчеш» сүрәсе, 11нче аять).
Халкыбыз да: “Ашыккан ашка пешкән”, – дип әйтә. Болар берсе дә юктан гына әйтелгән сүзләр түгел, билгеле.
Аллаһыга ышанган, Аңа тәвәккәл иткән кеше күп гамәлләрдә сабырлык күрсәтергә тиеш. Аның:
– Аллаһының әмерләрен үтәгәндә дә,
– килгән сынаулар вакытында да,
– кешеләр белән мөгамәләдә дә сабырлык күрсәтүе күркәм гамәл булып санала.
Әйе, боларны башкару бик авыр. Әмма сабырлык – ул мөселман кешесен бизи торган кием кебек.
Кеше тормышында, аның ихтыярыннан тыш, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Шуның өчен дә ул:
– сабыр булырга өйрәнергә,
– Аллаһыдан сабырлык бирүен сорарга,
– һәм шул рәвешле үзенең дәрәҗәсен күтәреп, Аллаһы каршында тәкъва булып калырга омтылырга тиеш.
Аллаһы Тәгалә безне сабырлык дигән күркәм кием белән бүләкләсә иде. Әәмин”, дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Фото: pixabay.com.