

Галимнәр: “Вакыт – кылыч сыман: йә син аны ныклап тотасың, йә ул сине кисә”, – дип әйткән.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мондый сүзләр әйткән: “Вакыт тиз үтә торган булмыйча Кыямәт көне җитмәс. Ел бер ай кебек, ай бер атна сыман, атна – бер көн, көн – бер сәгать, ә бер сәгать яфрак янып беткән вакыт кебек узар” (имам Әхмәд);
“Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче – сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы – буш вакытыңның, картлык килгәнче – яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче – байлыгыңның” (имам Әт-Тирмизи);
“Кыямәт көнендә кол дүрт нәрсә хакында соралмыйча, урыныннан кузгалмас. Ул гомерен ничек үткәрүе; яшьлеген ничек уздыруы; байлыгы һәм аны каян алуы, кайда тотуы; гыйлеме һәм аның белән нинди гамәл кылуы турында соралыр” (имам Әт-Тирмизи).
Аллаһы Тәгалә бик азга гына бирелгән вакытларыбызның кадерен белеп, аны заяга үткәрмичә яшәвебезне насыйп итсә иде”, дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин