+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
16 июль 2023, 15:40

“Суфия”да эшләр ахырына якынлаша

Булгаково авылында Корбан гаетен зур куаныч белән каршы алдылар. Шатланмаслыкмы?! Узган елда бәйрәм алдыннан гына “Суфия” мәчетенең беренче кирпечләрен салып, күтәрә башлаганнар иде, нәкъ бер ел дигәндә биләмәдә яңа иман йорты калкып чыкты. Берничә айдан ул тулысынча әзер булып, сафка кертеләчәк.

“Суфия”да эшләр ахырына якынлаша“Суфия”да эшләр ахырына якынлаша
“Суфия”да эшләр ахырына якынлаша
Бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе вакытының күп өлешен шушында үткәрә: билгеле, төзелеш барган җирдә эш җитәрлек. Кемдер үз өлешен акчалата кертсә, кул көче белән ярдәм итүчеләр дә бар. Әле бәйрәм алдыннан гына манара өчен тимер конструк­цияләр кайтарылды, тиздән алар да үз урынын алачак. Анысын исә Нурфаяз Габдрахманов җитәкчеле­гендәге “Туймазынипинефть” оешмасы иганә ярдәме буларак эшләтеп биргән.
 
Гомумән, эшләр тулы көчкә бара, бары тик бәйрәм көнендә генә тукталып торды. Пластик тәрәзәләр куелган, җылыту системасы да тулысынча сузылган, идәннәр дә җылы булачак, әле берничә көн элек кенә торбалар салып, аны бетон белән тигезләп чыкканнар. Мәчетнең эчендә исә агарту, буяу эшләрен башкарасы калган, шулай ук газга тоташтырасы бар. Моның өчен барысы да әзер диярлек. Тышкы ягын матурлау өчен дә кирәкле материаллар алынган, алар ихатада үз чиратын көтә. Төп бинадан тыш, мәчет ишегалдында тәһарәтханә булачак.

Аллаһ ризалыгы өчен, әнисе истәлегенә әлеге мәчетне салдыруны үз өстенә алган Ринат Гыйззәттуллинга бик рәхмәтле авылдашлары. Булгаково авылында бер мәчет булуга карамас­тан, авыл үсә, яңа урамнар, яңа йортлар барлыкка килә. Шуңа авылның икенче өлешендә шундый изге урын барлыкка килүенә барысы да сөенә. Якын-тирәдә яшәүчеләр дә биредә эшләр баруын күреп, үз өлешен кертергә тырыша. Мәсәлән, яшь гаилә – Резида һәм Фидан Шәфый­ковлар бирегә Уфадан күченеп килгән. Гаилә башлыгы якында гына йорт сала башлагач, Ринат Тимербай улы белән таныша һәм үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Хәзер инде Фиданны биредә еш күрергә мөмкин.

Бәйрәм табынына утыргач, Ринат Тимербай улы Аллаһ ризалыгы өчен мәчет салдыруда акчалата, кул көче һәм киңәшләре белән ярдәм итү­че­ләрнең һәммәсенә исемләп рәхмәт­ләрен әйтеп чыкты. Шулар исәбендә “Зеленая роща” шифаханәсе директоры Фиал Байтирәков та бар. Фиал Риф улының әлеге мәчет төзеле­шенә керткән өлешен бәһалап бетергесез. Гыйззәтул­лин­нарның ут күр­шеләре – Наилә һәм Рәис Шакировлар да изге эшкә вакытын да, көчен дә кызганмыйлар.

Мәчет салына, дип әйтү генә җиңел. Күпме көч, вакыт, акча кирәк булуын Ринат Тимербай улы үзе генә белә. Ярый, янында аны хөрмәт иткән, бу эшенең мөһимлеген аңлап, үз өлешен кертүчеләр бар. Булгаково авыл советы депутаты Фәнил Фазлыев та җыелучыларны бәйрәм белән котлап: киләчәктә дә шулай бердәм булып, Ринат Тимербай улына ярдәм итик, тиздән уртак көчебезнең нәтиҗәсе булып, мәчетебез ишекләрен ачар, дигән теләкләрен җиткерде.

Кайбер авылларда мәчетләрнең имамнары, намаз укырга кешеләр юк, халыкны җыеп булмый, дип зарланып утырса, биредә бөтенләй башка вәзгыять. Мәчет төзелеп кенә килсә дә, изге бәйрәмнәр биредә зурлап билгеләнә. Әйткәндәй, биләмәдә чатыр урнаштырылып, анда җомга намазлары да уза. Гает намазын да имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимов җитәкче­легендә ир-атлар җыелышып шунда укыды.

Йола буенча, корбан чалынды. Хатын-кызлар күчтәнәчләрдән табын корды. Бу көнне бәйрәмгә җыелучылар өчен һөнәре буенча пешекче Денис Әбделманов корбан итеннән аш һәм тәмле пылау әзерләде.
Сиринә Гыйззәтуллина билгелә­венчә, кунакларның һәрберсе күч­тәнәчләр белән килгән. Табыннарны да авылдагы уңган хатын-кызлар бик яхшы итеп, күңел биреп әзерли. Мәсәлән, Резида Вәлиеваны мондагы һәр мәҗлестә очратырга мөмкин. Наилә Шакирова, Венера Ибраһимова да кунакларны йөгереп сыйладылар.

Табын артына җыелгач, имам-хатыйб корбан чалу һәм аның фа­зый­ләтләре турында сөйләде, конкурслар оештырды. Ислам диненә кагылышлы сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр дә әзерләгән иде. Ә инде кайбер сорауларга җа­вапны үзе дә тулыландырып, аңлатып китте.

Әлеге бәйрәмнән барысы да: “Аллаһы Тәгалә ярдәмен биреп, тиз арада мәчетне төзеп, бергәләп ачылышында катнашырга насыйп итсә иде!” – дигән теләк белән таралышты.
Эшләрне җәй дәвамында төгәл­ләргә ниятлиләр. “Суфия” мәчете үзенең ишекләрен рәсми рәвештә ачкач та, аннан кеше өзелмәс, ул авыл халкының яратып йөргән гыйбадәт йортына әверелер, тагын да күбрәк дин кардәшләребезне үзенә тартып торыр һәм яшь буын да, өлкәннәр белән берлектә булып, гамәл-гыйба­дәтләрне бергә үтәрләр, дип ышанасы килә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас