Сөйләүче гәрчә: «Бу сүз әманәт, моны фаш итә күрмә!» – димәсә дә, сөйләгән вакытта як-ягына каранса, бу нәрсә башкаларга белдерәсе килмәүгә һәм башкаларның ишетүләреннән саклануына дәлилдер. Үзенең яки башкаларның серләре булсын, бигрәк тә ир белән хатын үз арасында булган серне фаш итү – Ислам дине каршында яман гадәт булып санала. «Әманәтләрнең иң зурысы – ир белән хатын арасында булган сердер», дигән мәгънәдә хәдис тә риваять ителә.
Адәмнәрнең башына килә торган һәлакәт вә казаларның күбесе «сер фаш ителү» сәбәбеннән булуы мәгълүм. Шуның өчен Гали разый Аллаһу ганһынең: «Серең – синең әсирең, әгәр аны фаш итсәң, үзең аңа әсир булырсың», – дигән хикмәтле сүзе риваять ителгән. Кеше сер саклый белергә тиеш. Әгәр ул үзенең серен саклый алмыйча башка берәүгә сөйләсә һәм ул кешедән башкаларга таралса, моның өчен аның ул кешене шелтәләргә хакы юк, үзенә үпкәләсен.
Кешеләрдә иң элек ышаныч калмас, ул беткәч башка изге сыйфатлар да бетәр. Халык бер-берсенә ышанмас хәлгә килер, үзара дошманлык таралыр.
Әманәтне саклый белгән кеше үзенең малын да саклый белә. Хыянәт итүче кеше һәркемне үзеннән биздерә, шуңа күрә беркем дә аңа ышанып эш итми. Нәтиҗәдә ул хурлык һәм фәкыйрьлектә кала. «Әманәт җанны саклар» дигән сүз бабаларыбыздан калган”, дип язды Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк.
Фото: pixabay.com.