+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
20 июль 2023, 05:20

Нәрсә ул бәрзах?

“Күпләребез кеше үлүгә я җәннәткә, я җәһәннәмгә эләгә дип уйлый. Бу - ялгыш фикер.

Нәрсә ул бәрзах?Нәрсә ул бәрзах?
Нәрсә ул бәрзах?

Кеше үлгәннән соң, җаны Кыямәт көненә кадәр «әл-бәрзах» дигән җиргә эләгә. Кеше үлгәч, аның бу дөньядагы тереклеге тәмамлана һәм, шул ук вакытта, ул яңа тормыш һәм тереклек өчен туа. «Әл-бәрзах» сүзенең телдәге мәгънәсе – «ике нәрсәне бүлә торган пәрдә» яки «киртә». Димәк, «әл-бәрзах» – ул фани дөнья белән Кыямәт көнен бүлеп тора торган ара.

Бу дөньяда кылган гамәлләр рухның бәрзәхтагы халәтен билгели: начар гамәлләр кылучылар караңгылыкта, газапта, ә яхшы гамәлләр кылучылар рәхәтлектә булыр. Әгәр бу дөньядагы кешеләр аның өчен дога кылса, ул калдырган изге гамәлләр белән файдаланса, «әл-бәрзах»та кешенең җаны газап ителүе тукталып торырга яки бөтенләй бетерелергә мөмкин
.
Аллаһы Раббыбызның рәхмәтенә ирешүләребез насыйп булса иде!” – дип яза “Татар мәдрәсәсе”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас