+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
21 июль 2023, 05:10

Пензада ике гыйбадәтханә ачылды

Кечкенә авылда мәчет белән часовня төзелү дини конфессияләр татулыгын чагылдыра.Чишмә районының Дурас авыл биләмәсенең зур булмаган Пенза авылында “Атайсал” проекты ярдәмендә мәчет һәм часовня төзелде.

Пензада ике гыйбадәтханә ачылдыПензада ике гыйбадәтханә ачылды
Пензада ике гыйбадәтханә ачылды

Башкортстанда әлеге проект республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2021 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Проектның максаты Башкортстан халкын изге эшләргә берләш­терү, һәрьяклы элемтәләрне үстерү, фикердәшләрне, авыллар һәм шәһәр­ләр тормышына битараф булмаган кешеләрне хәйрия программаларын һәм проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп итү.


Мәчет ачу тантанасында иганәче Рәлиф Вәлитов, Чишмә районы имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Собхангулов, Пенза авылының “Аккош мәхәлләсе” мәчетенең имам-хатыйбы Салават хәзрәт Янгариев, Салават һәм Күмертау епискобы Николай, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте руханилары, бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаштылар.


Салават һәм Күмертау епискобы Николай изге Сергий Радонежский исемендәге часовняда гыйбадәт үткәрде.


Николай атакай үзенең сәламләү сүзендә мәчет ачылу белән котлады һәм болай дип билгеләп үтте: “Башкортстанда мөселманнар һәм христианнар дус-тату яши һәм бергә хезмәт сала. Русиядә гасырлар дәвамында күп дини конфессияләр дус-тату, бердәм яши һәм киләчәктә дә ул шулай булачак. Безнең бабаларыбыз, православие динендәге христианнар һәм мөселманнар, гасырлар буе бергәләп шатлык һәм кайгы-хәсрәтләрен уртаклашалар. Һәм безнең уртак максатыбыз – бу дуслыкны һәм имин­лекне алга таба да саклау”.


Пензада часовня һәм мәчет төзү эше белән шушы авылда туып-үскән Рәлиф Вәлитов шөгыльләнгән.


– Мәчетләр, гыйбадәтханәләр кешеләрне берләштерә. Миңа якташларым һәм хезмәттәшләрем ярдәм итә, моның өчен аларга бик рәхмәтлемен. Чөнки уртак көч белән генә шундый кыска вакыт эчендә берьюлы ике гыйбадәтханә төзи алдык. Мәчетнең нигезенә беренче таш 2021 елның августында, “Атайсал” проекты игълан ителгәннән соң, салынды. Шул ук урамда изге Сергий Радонежский исемендәге часовня да төзелде, – диде Рәлиф Риф улы.


Сүз уңаеннан, мәчет һәм часовня гөмбәзләрен республикабызда һәм башка төбәкләрдә танылган реставратор Владимир Шерстобитов эшләгән. Владимир Ильич 1989 елдан бирле 45 гыйбадәтханә һәм 258 мәчет төзүдә катнашкан. Чишмә поселогындагы чиркәү гөмбәзләре дә – аның хезмәте. Пензадагы “Аккош мәхәлләсе” мәчетенең үзәк манарасын һәм дүрт почмактагы гөмбәзләрен ясауга ярты ел вакыт китте, диде ул.


Часовня гөмбәзе әле шушы көннәрдә генә урнаштырылган. Шул ук көнне часовняның нигез ташы да изгеләндерелгән.


Кече Ватан – ул безнең һәрберебез өчен кадерле төбәк. “Атайсал” проекты ярдәмендә һәр кеше туган ягын төзекләндерүгә турыдан-туры өлеш кертә ала. Бүген инде “Атайсал – минем кече Ватаным” проекты республикабыз халкы өчен яхшы, файдалы эшләр брендына әверелде, дип әйтергә мөмкин. Проект якташларыбызны игелекле эшләр кылырга берләштерә, рухландыра һәм илһам­ландыра. “Атайсал” ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт хисе белән сугарылган. Шуңа күрә аның киләчәге зур. Ике ел эчендә якташлык җәмгыятьләренең ничек берләшүен, меценат­ларның, хәйриячеләрнең һәм битараф булмаган кешеләрнең никадәр игелекле эшләр башкаруын күрү шулай дияргә ныклы нигез бирә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас