+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
2 август 2023, 04:35

Хикмәт иясе нәсыйхәтләре

“Беркайчан да бернәрсә өчен дә үкенмә. Безнең белән булган ниндидер күңелсез хәл хәерлегә булырга мөмкин. Хыял-теләкләрнең тормышка ашмавы да, гадәттә, хәерлегәдер.

Хикмәт иясе нәсыйхәтләреХикмәт иясе нәсыйхәтләре
Хикмәт иясе нәсыйхәтләре


“Эшләрем акрын бара” – дип борчылма, бөтенләй туктап калудан курык.

Ни булса да бирешмә, булдыра алганча тырыш. Син бит Аллаһ синең өчен билгеләгән тормыш юлының планын белмисең. Бүген хәлең шулай икән, димәк, бу - гомум планыңны үтәр өчен әзерлек чарасы.

Әгәр нәрсәдер сез уйлаганча, сез көткәнчә килеп чыкмады икән – борчылмагыз: Аллаһы Тәгаләнең планнары безнекеннән һәрвакыт хәерлерәк.

Гадәттә, кеше басып торган тауның биеклеге ул үрмәләп чыккан чокырның тирәнлеге белән билгеләнә. Шунысы да бар: кемдер иң югары тауның башында торганда башка берәү иң тирән упкында булырга мөмкин, ләкин чынбарлыкта тауда басып торган кеше өчен дә күктәге йолдызлар упкындагы мескенгә кебек ерак була...

Бик күпләр: “Аллаһы Тәгалә безне югарыдан күрә”, – дип уйлый. Юк, Ул безне эчтән – күңелебездән күрә...

Аллаһы Тәгалә кешегә ул теләгән нәрсәне түгел, ә аңа кирәк булганны бирә. Шуңа күрә авырлык килгән чакта: “Нигә бу миңа бирелде?!” дигән сорау бирү урынына “Моның хикмәте нәрсәдә икән?” дип сорагыз.

Бу тормыш ул – сынау. Шуңа күрә Аллаһтан җиңел тормыш түгел, ә Аның ярдәменнән ташламавын һәм сезне көчлерәк итүен сорагыз.

Һәр оттырыштан тәҗрибә тупласагыз, сезгә, һичшиксез, җиңү насыйп булачак.

Башкаларга начарлык эшләгән кеше, бәлки, бик бәхетсездер. Чөнки, тормыш раслаганча, рәнҗетелгәннәр кемнедер рәнҗетергә, ә бәхетлеләр башкаларны бәхетле итәргә тырыша.

Якты, нурлы күңелле кешеләр, гадәттә, караңгы заманда яхшы күренә”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: vk.com/rishathazrat

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас