+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
3 Августа 2023, 06:25

Тәһарәт алу тәртибе нинди?

Намаз укыр алдыннан кешегә тәнен, киемен һәм намаз укыласы урынын чистарту фарыз (тиеш).

Тәһарәт алу тәртибе нинди?Тәһарәт алу тәртибе нинди?
Тәһарәт алу тәртибе нинди?

Тәһарәт алуның 8 гамәле бар:

1. чиста су белән истинҗа кылына, ягъни гаурәт юыла;
2. беләзекләргә кадәр ике кул юыла;
3. 3 тапкыр авыз чайкала;
4. 3 тапкыр борын юыла;
5. 3 тапкыр бит юыла (маңгай чәченнән алып, ике колагына, ияк астына кадәр юыла);
6. 3 тапкыр терсәкләргә кадәр ике кул юыла;
7. учларны һәм бармакларны чылатып, ике кул белән баш, колак, муенга 1 тапкыр мәсех кылына (“мәсех” ышку дигәнне аңлата);
8. аннары тубыкка кадәр 3 тапкыр аяклар юыла.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас