Ибраһим авылы халкы бердәмлекләре, тырышлыклары белән һәрвакыт аерылып торды. Менә бу юлы да урындагы мәчетнең имам-хатыйбы Радмир хәзрәт Хәбибуллинның башлангычын күтәреп алдылар һәм барлык яклап ярдәм күрсәттеләр. Бердәм эшнең нәтиҗәсе күз алдында – мәчет ихатасында кое казылып, су үткәрелде.
Мәчетне су белән тәэмин итү эшенә күпләр үз өлешен кертте. Шулай да агачның юан башы Тәлгать Әхмәдиев, Валерик Әхмәдиев, Газим Хәнәфин, Айбулат Гобәйдуллин, авыл старостасы Заһир Әхмәдиевның иңнәренә ятты. Алар, кое казып, барлык корылмаларны урнаштырды.
Радмир хәзрәт билгеләвенчә, су мәчеткә, тәү чиратта, агачларга һәм чәчәкләргә сибү өчен кирәк. Чөнки авылның уңган хатын-кызлары елның-елында бакча тәрбияләү, ихатаны матурлау эшләрен үз өстенә ала. Ә якында гына су булмагач, кайдандыр ташып сибү бик авырга төшә иде. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителде. Димәк, киләчәктә мәчет ихатасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырачак.
Радмир Хәбибуллин әлеге дини оешмага 2020 елдан бирле җитәкчелек итә. 2004 елда гаиләсе белән безнең районга күченеп килгәч тә мәчеткә йөри башлый. Хезмәт биографиясенең өч дистә елга якыны Кораллы Көчләр сафы белән бәйле. Хәзер инде 66 яшьтә булса да, мәчетне, аның биләмәсен һәрвакыт тәртиптә тотарга тырыша.
Төзекләндерү эшләре биредә даими алып барыла. Мәсәлән, узган елда бинада идәннәрнең бер өлешен алмаштырганнар. Бу эшләрдә урындагы мәктәп укучылары – бертуган Илвир һәм Динар Ногмановлар да зур ярдәм күрсәткән. Әйткәндәй, егетләрне биредә еш очратырга мөмкин, алар изге эшкә кулларыннан килгәнчә үз өлешләрен кертергә тырыша. Агымдагы елда мәчетнең башка бүлмәләрендәге идәннәрне дә яңартырга ниятлиләр.
Авылда яше дә, карты да эштән курыкмый. Кирәк икән, шунда ук ярдәмгә йөгерәләр. Өлкәннәргә карап, балалар да үрнәк ала. Ә бу, үз чиратында, киләчәк буынны илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләүдә дә зур әһәмияткә ия.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.