+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
19 Августа 2023, 07:25

Ниһаять, манара төзекләндерелде!

Кичә Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчете манарасының очлыгын куйдылар.

Ниһаять, манара төзекләндерелде!Ниһаять, манара төзекләндерелде!
Ниһаять, манара төзекләндерелде!
Конструкцияне 15 мартта давыллы җил каерып ыргыткан иде.

Мәчетнең гөмбәзе җимерелгәннән соң белдерү белән Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Айнур Биргалин чыгыш ясады.

- Күрәсең, бу конструкция хаталары аркасында булган. Бу фактны мөселманнарга тискәре яктан кабул итәргә кирәкми. Бу - бары тик форс-мажор хәл, - дип белдерде ул вакытта Айнур хәзрәт.

Инциденттан соң манараның гөмбәзен тергезергә һәм башка өчесенең нигезен ныгытырга төбәк Башлыгы Радий Хәбиров боерык бирде. Соңрак Башкортстан хакимияте "Әр-Рәхим" мәчете төзелешен тәмамлау буенча махсус оператив штаб оештырды. Барлык документларны һәм бинаның торышын анализлаганнан соң, күләмле төзелешнең яңадан башлану вакыты игълан ителәчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас