Артка борылып: “Тукта әле, 500 метр артта калган юлны үткәндә нәрсәләр барлыгын күрми калдым, башымны күтәреп карап, әйләнә-тирәгә күз салырга өлгермәдем”, – дию мөмкинлегебез юк. Юл үтелгән инде! Артка бару мөмкин түгел, бары тик борылып кына карый алабыз.
Бу юлны ничек үтүебез бездән, бары тик үзебездән тора. Син ул юлны ныклы адымнарың, сине шушы Җир йөзенә җибәргән Раббыңа шөкер сүзләрең белән, бу якты дөньяда яшәвеңә рәхмәтле булып, якыннарыңа бөтен яратуыңны, назыңны, игътибарыңны, кайгыртуыңны биреп үтәсеңме, әллә бөтен дөньясына ачу саклап, йөрәгеңә сеңдергән үпкә-рәнҗүләреңне, ачуларыңны җибәрә алмыйча, канәгатьсезлек хисләре белән узасыңмы – анысы синең иркеңдә, синең ихтыярыңда.
Бу юлның озын яки кыска булуы, авыр яки җиңеллеге синнән тормый, әмма сиңа бирелгән һәм бары тик синеке генә булган шушы юлны ничек үтүеңне син үзең, бары тик син үзең хәл итәсең”, – дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Фото: t.me/timhazrat