+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
30 август 2023, 05:21

Гөнаһ кылган саен калеб тә карала

“Тәнебезнең иң мөһим әгъзасы – калеб (йөрәк). Ул сәламәт булса, гамәлләребез дә төзек, дөрес булыр. Әгәр дә инде калебебез авыру булса, мондый калебнең гамәлләре дә бозык булып, гөнаһлы эшләргә, шәһвәткә бирелер.

Гөнаһ кылган саен калеб тә каралаГөнаһ кылган саен калеб тә карала
Гөнаһ кылган саен калеб тә карала

Бу урында, дәлил итеп, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисен китерәбез: “Дөреслектә, кеше тәнендә бер ит кисәге бар. Әгәр ул сәламәт (төзек) булса, бөтен тән дә сәламәт (төзек) булыр. Әгәр дә ул бозык булса, бөтен тән дә яраксызга чыгар. Ул ит кисәге – калеб (йөрәк)” (Бохари риваяте).

Калеб ак күлмәк кебек: өстеңә ак күлмәк кигәч, аны пычратудан сакланасың, әгәр дә күлмәгеңнең ак төстә икәнен онытып, тузанлы утыргычка утырсаң, яки бәрәңге тулы капчык күтәрсәң яисә башка тузанлы эшкә тотынсаң, ул мизгел эчендә пычраначак. Шуның шикелле, кешенең калебе дә кеше гөнаһ кылган саен карала, пычрана бара. Әгәр дә инде гөнаһ кылудан туктамаса, һаман да шул яманлыгын дәвам итсә, аның калебе тәмам каралып бетәчәк. Андый калеб хаклыкны кабул итми башлый, изге гамәлләр кылырга да омтылмый. Ә хаклыкны кабул итмәгән, изгелеккә омтылмаган калеб белән бу дөньяда да, әхирәттә дә бәхеткә ирешеп булмаячак.

Каралган, керләнгән ак күлмәкне кеше юып, чистартып тора. Шуның кебек үк, кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итеп, Аллаһтан гафу сорап истигъфарлар кылып һәм яхшы гамәлләребез аша калебебезне даими рәвештә чистартып торырга омтылсак иде”, - дип яза Раил Фәйзрахманов.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас