+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
5 сентябрь 2023, 05:25

Кешенең тормышына зур йогынты ясаучы дүрт нәрсә

Кешенең йөзен нәрсә нурландыра, нәрсә каралта, аның сәламәтлегенә нәрсә зыян китерә, нәрсә файдалы, инсанны нәрсә бай яисә фәкыйрь итә?

Кешенең тормышына зур йогынты ясаучы дүрт нәрсәКешенең тормышына зур йогынты ясаучы дүрт нәрсә
Кешенең тормышына зур йогынты ясаучы дүрт нәрсә

“Кешенең йөзен нурландыручы 4 нәрсә:
тәкъвалык (Аллаһны олуглап һәм яратып, Аның ачуына дучар булудан курку);
шөкер итү (Аллаһка рәхмәтле булу);
ярдәмчел булу (башкаларга булышырга тырышып яшәү);
еш сәдака бирү.

Кешенең йөзен каралтучы 4 нәрсә:
алдашу;
оятсызлык;
үзеңә кагылмаган нәрсәгә тыгылу;
үз динеңне кайгыртмау.

Кешенең сәламәтлегенә зыян китерүче 4 нәрсә:
күп сөйләшү;
күп йоклау;
күп ашау;
артык нык хисләнү.

Кешенең тәнен җимерүче 4 нәрсә:
нәрсә ашаганыңа әһәмият бирмәү;
еш төшенкелеккә бирелү;
гел начар нәрсәләр турында уйлау;
төнлә йокламау.

Кешене фәкыйрь итүче 4 нәрсә:
көндез йоклау;
ялкаулык;
гыйбадәттә ихлас булмау;
Аллаһтан ярдәм сорамау.

Кешене баетучы 4 нәрсә:
сәдака бирү;
Аллаһтан гөнаһлар өчен гафу үтенү;
Аллаһны мактау;
гыйбадәт тәртиптә булу”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас