+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
7 сентябрь 2023, 04:17

Нерв авыруына каршы дога

Көндәлек мәшәкатьләр, авыр холыклы кешеләр белән аралашу, көндәлектә туа торган проблемаларны хәл итәргә тырышу һәм башка бик күп сәбәпләр безне даими киеренкелектә тота, борчылырга мәҗбүр итә.

Нерв авыруына каршы догаНерв авыруына каршы дога
Нерв авыруына каршы дога

"Көн азагына таба нервыларыбыз какшауны, бер сүздән дә кызып китүебезне сизәбез. Еш кына гаилә әгъзаларына бөтен ачуыбызны чыгарабыз. Ә бит бик күп төр авыруларның башы - нервыларның тәртиптә булмавыннан, ди табиблар. Шуңа күрә, әйдәгез, бүген үзебез өчен яңа булган бер доганы өйрәнәбез", дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Менә ул: “Үә бикудьрати бисмилләәһир-рахмәәнир рахиимир фәгь кадьрии үә-шрах садьрии үә йәссир әмрии үә-рзүкъни мин хәйсү ләә әхтәсибү би фәдъликә үә кәрамикә үә ихсәәникә йәә мин һүә кәәф-һәә-йәә-гәйн-саад хәә-миим гәйн-сиин-кааф үә әсьәлүкә би хәмәәлил-гиззәти үә җәләәли һәйбәтикә үә гиззәтил-кудьрати үә җәбәруутилгә замәти әң тәҗгәләнии мин гибәәдикәссаалихиинәллә зиинә лә хауфүн гәләйһим үә ләә һүм йәхзәнүүүн”.

(Тәрҗемәсе: “Бисмилләәhир-рахмәәнир-рахииим”ның кодрәте белән (Әй Раббым!) данымны күтәр, күкрәгемне киңәйт, эшләремне җиңеләйт, мәрхәмәт белән бирүең белән миңа тормыш итү өчен кирәкле әйберләрне чиксез итеп бир. «Каф һә йә гайн сад» hәм «хә мим гайн син каф» хөрмәтенә догаларыбызны кабул ит! Бөеклегең хөрмәтенә мине кыямәттә курыкмаган hәм күңеле төшмәгән колларыңнан ит”).

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас