+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
8 Сентября 2023, 04:55

Мәдрәсәдә “Тынычлык һәм белем дәресе” үтте

Октябрьский шәһәренең Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте карамагындагы “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсендә яңа 2023-24 уку елы башлану уңаеннан студентлар һәм мәдрәсә укытучылары җыелышы булды. Җәмәгать намазы укыганнан соң традицион котлаулар һәм изге теләкләре яңгырады.

Мәдрәсәдә “Тынычлык һәм белем дәресе” үттеМәдрәсәдә “Тынычлык һәм белем дәресе” үтте
Мәдрәсәдә “Тынычлык һәм белем дәресе” үтте

“Нуруль Ислам” мәдрәсәсендә беренче курста – 14, икенче курста – 19 һәм өченче курста 12 студент белем ала.

Көндезге бүлектә укучы студентлар өчен “Тынычлык һәм белем дәресе”н Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Башкортстанның көнбатыш районнары имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин үткәрде. Ул студентларны бәйрәм белән котлады һәм, илебез мәхәлләләрендә эшләү өчен Ватаныбызның чын патриотлары булган тирән белемле кадрлар кирәк, дип билгеләде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ватанны сөю – иманнан”, дип әйткән. Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин шушы мәдрәсәне тәмамлаган һәм әлеге вакытта ил алдында изге бурычын үтәүче Алимордан, Аяз һәм Рөстәмҗанны үрнәк итеп китерде.

Шулай ук шәкертләргә үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мәдрәсә мөгаллимнәре мөрәҗәгать итте. Алар барысы да студентларга укуларында уңышлар, тырышып укуларын теләде.

Студентлар алдында Совет һәм Русия офицерлары берлеге әгъзасы, Кораллы Көчләр ветераны Риканс Гыйлемҗанов чыгыш ясады.

Фото: oktmedrese.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас