+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
13 сентябрь 2023, 06:06

"Аятел-Көрси"не укуның тугыз фазыйләте

1. "Аятел-Көрси" – Коръәни Кәримнең олуг аяте. Ул үз эченә исме әгъзамны, ягъни Раббыбызның олуг исемен алган.

"Аятел-Көрси"не укуның тугыз фазыйләте"Аятел-Көрси"не укуның тугыз фазыйләте
"Аятел-Көрси"не укуның тугыз фазыйләте

2. "Аятел-Көрси"не укучы иртәдән кичкә һәм кичтән иртәнге якка кадәр шайтаннарның зарарыннан имин булыр.

3. "Аятел-Көрси" Коръәни Кәримнең 1/4 өлешенә тиң.

4. "Аятел-Көрси"не һәр фарыз намаздан соң укучы киләсе фарыз намазга кадәр сакланган хәлдә булыр.

5. Аятел-Көрси"не даими рәвештә һәр фарыз намаздан соң укучы кешене җәннәттән бары тик үлем генә аерып тора.

6. "Аятел-Көрси"не йортка кергәндә укысаң, шайтан аннан качар.

7. "Аятел-Көрси"не укучы да, аның балалары да, йорты да, байлыгы да, милке дә, хәтта күршеләренең йортлары да имин хәлдә булыр.

8. "Аятел-Көрси"не "Әл-Бәкара" сүрәсенең соңгы аяте белән укыган очракта догалар җавапсыз калмас.

9. Берәү йоклар алдыннан ихластан "Аятел-Көрси"не укыса, ул кеше иртәнге көнгә кадәр имин халәттә булыр. Аның иминлеге өчен ике фәрештә билгеләп куелыр.

Һәрбарчагызга да бәрәкәтле, игелекле, имин көннәр теләп калам, кардәшләрем!” – дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас