Бүләкәй – Кырмыскалы районының Подлуб авылы биләмәсендә урнашкан кечкенә авылларның берсе. Бүген биредә 50 тирәсе йорт исәпләнсә, аларның яртысында гына яшиләр. Әлбәттә, җәйге чорда бирегә кайтып яшәүчеләр саны арта. Авыл бәләкәй булса да, бер гасырлык тарихы бар аның — киләсе елда ул 100 еллыгын билгеләячәк. Өлкәннәр сөйләве буенча, бирегә, башлыча, күрше Бозаяз авылыннан килеп урнашканнар. Колхозда яхшы эшләүчеләргә мондагы урманнан җирне бүләк итеп биргәннәр. Җир җитмәгәнлектән, бүленеп чыгучылар да булган. Авылның атамасы да шуннан килеп чыккан.
Беренче күченеп килүчеләрнең нәсел дәвамчылары әле дә биредә гомер итә. Шулай, Рима апа Гаделшина сөйләвенчә, бүләккә җир алучылар исемлегендә аның картәтисе дә бар. Сәвия Бикмәтованың каенатасы бирегә күченеп килгәндә 7 яшьлек кенә булган. Сугыш һәм хезмәт ветераны Камәрия Мөхәммәтҗановага бүген 95 яшь. Авылга нигез салынган гына елларда алты балалы гаиләдә үсә ул. Авыр сугыш елларында шушы җирдә көчәнеп эшләүләрен бүген дә күз яшьләреннән башка сөйли алмый. Әтисе сугышта хәбәрсез югала. Алты баланың икенчесе буларак, эшнең иң авыры аның иңнәренә төшә.
Бөек Ватан сугышы тәмамлану белән авыр эштән сәламәтлеге какшый башлаган кызын әнисе Уфага укырга җибәрә. Дүрт дистә ел гомерен Камәрия Лотфрахман кызы нефть өлкәсенә багышлаган. Гомере читтә узса да, туган авылы белән элемтәне беркайчан да өзмәгән. Инде олы яшьтә булса да, җәй көннәрен ул Бүләкәйдә үткәрә. Әйткәндәй, авылда мәчет төзелә башлагач, хуҗаларның хәлен белешергә дә тәүгеләрдән булып ул килгән. Авылда Рамил Ишмаковның шундый изге эш башкаруын белеп, аннары башкалар да кушыла.
Бүләкәй авылында өр-яңа мәчет ачылып, урамнарга тансык азан авазлары яңгырый башлаганга да 10 ел узып киткән. Әлеге юбилей тантанасы авыл халкының күркәм бер җыенына әверелде. Бүләкәйлеләрнең шатлыгын уртаклашырга районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Әбуталипов һәм имам-хатыйблар, хәтта республикабызның башка районнарыннан да бик күп дин әһелләре җыелды. Район хакимияте вәкиле Айдар Бакиров, җыелучыларга район хакимияте башлыгы Әлфир Сабировның котлауларын җиткереп, авыл үсешендә мәчетләрнең әһәмиятен, яшьләргә рухи-патриотик тәрбия бирүдә дин әһелләренең тырышлыгын билгеләп узды. Бу уңайдан авылның имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Ишмаковка чиксез рәхмәтләрен җиткерде ул.
Чынлап та, Рамил хәзрәт бу изге эшне хатыны Рәхимә Дихәт кызы белән булган мөлкәтләрен сатып, үзләре башлап җибәрә. Иман йорты ачылу белән биредән кеше өзелгәне юк. Балалар һәм өлкәннәр өчен дәресләр үткәрелә. Бу еллар эчендә Рәхимә абыстайдан сабак алучыларның кайберләре белемнәрен Ислам университетында дәвам иткән. Бүген дә биредә Ислам нигезләре өйрәтелә, дини бәйрәмнәр оештырыла, җомга намазлары үткәрелә. “Азан тавышыннан авылыбыз нурга күмелә. Авылда мәчет төзелгәч, ул икенче сулыш алды”, – ди авыл халкы, имам-хатыйбка чиксез рәхмәтләрен җиткереп.
Ут күрше – бозаязлылар – Рафаэль хәзрәт Диваев, Нәзир хәзрәт Мостаев, туган ягына төрле яклап ярдәм күрсәтүче Айрат Сөләйманов һәм башкалар, иң изге теләкләрен җиткереп, тарих битләренә дә сәфәр кылды. Айрат Мөдәрис улы бер генә чарадан да читтә калганы юк, шуның белән якташларының тирән хөрмәтен яулаган ул. Менә бүген дә юбилей хөрмәтеннән мәчет эшчәнлеге өчен мөһим булган бүләкләрен тапшырды.
Әйткәндәй, Бозаяз авылыннан кунаклар күп килгән иде. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, элек-электән алар бер-берсенә ярдәмләшеп яшәргә, бергә эшләргә күнеккән. Менә күренекле шагыйрә, районыбыз горурлыгы Дилә апа Булгакова да чараны оештыруга бик күп көч салды. Бәйрәмнең программасын бик эчтәлекле итеп төзеп, аны башыннан ахырына кадәр искиткеч җылы һәм җанлы итеп алып барды.
Җыелучыларга Дүртөйле, Чакмагыш, Борай, Кушнаренко мөселманнарыннан кайнар сәламнәр җиткереп, имам-ахун Рамил хаҗи Исәнбирдин эчтәлекле вәгазь дә сөйләде.
Бүләкләр дә, изге теләкләр дә бу көнне күп булды. Кунакларны исә казанда пешкән пылау, аш белән сыйладылар. Күчтәнәчләрдән зур табын корылды.
Бүләкәй авылында мәчет бүген бердәнбер социомәдәни һәм дини үзәк булып кала. Биредә биш тапкыр намазга чакырып, азан яңгырый, мәҗлесләр уздырыла, дини җыелышлар уза, авылның көнкүреш мәсьәләләре хәл ителә. Төрле якка сибелеп яшәүче авылдашлар туган якларына кунакка кайткач, иң беренче булып гыйбадәтханәгә килә, сәдакаларын тапшыра. Шуңа авылның олысы да, кечесе дә дистә ел элек авылда шундый күркәм иман йорты барлыкка килүенә сөенеп бетә алмый.
Мәчетле авыл – гомерле авыл, диләр. Бүләкәйнең дә киләчәге якты, өметле, ә авылның йөрәге – мәчет һәрвакыт халык белән тулы булсын иде! Аның кыйммәте дә шунда бит.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.