+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
19 сентябрь 2023, 07:05

Авыру кешенең хәлен белү

Авыруның хәлен белгәннән авыруга да зур куаныч, хәл белүчегә дә күпме әҗер-савап. Мөселманнар арасында кардәшлек хисләре арта.

Авыру кешенең хәлен белүАвыру кешенең хәлен белү
Авыру кешенең хәлен белү

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Мөселман авыру кардәшенең хәлен белгәндә, кайтып кергәнче җәннәт җимешләре арасында була» (Мөслим (2568), Әт-Тирмизи (967), Әхмәд (22446)).

Авыруның хәлен белергә баргач, аның өчен Аллаһ Тәгаләдән шифа сорап дога кылырга, аңа сабырлык теләп нәсыйхәтләр әйтергә киңәш ителә. Авыруның күңелен күтәреп, рухын җанландыра торган сүзләрегезне кызганмагыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Авыру кеше янына керсәгез, аны юатыгыз, бу аның хәлен яхшырта», – дип әйтте (Ибн Мәдҗәһ (1438), Әт-Тирмизи (2087)).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм авыру кешегә: «Хәсрәт юк, Аллаһның рәхмәте белән гөнаһларыңнан арынасың», - дип әйтә торган булган.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас