+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
19 сентябрь , 09:35

Мөселманнарның рухи мирасын кайтаручы

Уфа районында туган Вәлиулла хәзрәт Якупов кыска гына гомерендә берничә дистә кешелек эш башкарды. Вәлиулла хәзрәт Якупов – XX гасыр ахырында совет мәктәпләрендә тәрбия алып, совет вузларында югары белемгә ия булган, гомеренең чәчәк аткан яшьлек еллары илдә үзгәртеп кору чорына туры килеп, Ислам дине юлын сайлаган яшь егет, арытаба үзе күренекле дин галиме, яшьләрне дингә әйдәүче, бу өлкәдә биниһая хезмәт куеп, абруйлы дин әһеленә әверелгән шәхес.

Мөселманнарның рухи мирасын кайтаручы
Мөселманнарның рухи мирасын кайтаручы
Илебездә дин ирке игълан ителгәч, йөрәгендә фитри иман йөрткән Вәлиулла дин юлын сайлый, һәм үзе генә сайлап калмый, үзе артыннан йөзәрләгән, меңәрләгән яшьләрне дә ияртә. Аның кыска гына гомер юлында Ислам динен Идел-Урал төбәгендә тергезү өчен салган хезмәтләрен санап кына чыгу да әллә күпме вакытны алыр иде.

В. Якупов Башкортстанның Уфа районы Дмитриевка авылында 1963 елның 4 сентябрендә Мәхмүт Абдулла улы белән Бибиәсмә Вахит кызы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Беренче сыйныфны Дмитриевка мәктәбендә тәмамлый, гаилә әтисенең эше белән бәйле Бөре шәһәренә күченгәч, шәһәрнең 4нче мәктәбендә укуын дәвам итә һәм аны 1981 елда тәмамлый. Шул ук елда С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтына укырга керә. Монда ул беренче көннәрдән үк институтның җәмәгать эшләренә актив катнашып китә, институтның комсомол оешмасы секретаре булып сайлана. Бу вакытта аның оештыру сәләтләре ачыла. Укыган вакытта ул үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештыра. “Аның “Умырзая” ансамбле чыгышларында татар халкының милли үзенчәлекләре чагылыш таба иде”, – дип хәтерли замандашлары.

Казанга килгәнче В. Якупов үзен татар-башкорт халыкларының вәкиле итеп хис итсә дә, татарча белмәгән. Ул үзлегеннән мөстәкыйль рәвештә татар телен һәм татар грамматикасын үзләштерә, алга таба татар телендә мәкаләләр генә түгел, китаплар язу дәрәҗәсенә җитә. Вәлиулла хәзрәт, халыкны берләштерүче фактор булып, аның теле тора, дип исәпли һәм үзе дә моны татар телен үзлегеннән өйрәнеп исбат итә.

Вәлиулла хәзрәт милләтнең диннән башка тулы мәгънәдә үсә алмаганлыгын яшьләрнең милли хәрәкәтендә катнашкан вакытта ук аңлый. Ул Исламны тирәнтен өйрәнә башлый. Бәхеткә, бу чорда Казанда Исламны аңлата алырлык, борынгы мәдрәсәләрдә гыйлем эстәгән кешеләр булган әле. Шул ук вакытларда ул ХХ гасырның 80нче еллары ахырында Казанның төрле мәдәни-мәгърифәт үзәкләрендә күпләп ачылган гарәп теле курсларының берсенә языла. Институтны ул 1987 елда “Электрохимик җитештерү технологиясе” белгечлеге буенча химик-технолог квалификациясе белән тәмамлый. Соңыннан институтта эшли, аспирантурада укый, Казан дәүләт университетының тарих факультетына читтән торып укырга керә. Тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый. Ул Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен дә тәмамлый.

Үткән гасырның 80нче еллары ахыры – 90нчы еллары башында совет дәүләте игълан иткән билгелелек һәм үзгәртеп кору чорында халыкның үзаңы күтәрелү күзәтелде. Иҗтимагый-милли оешмалар барлыкка килә башлады. Ләкин иҗтимагый-дини оешмалар юк иде әле. Казанда бер генә – Мәрҗани мәчете генә эшли иде. Мәскәү белән Ленинградта аерым мәчетләр бар иде. Җитмеш ел буена барган динне эзәрлекләү кешеләрнең үзаңында үз эзен тирән калдырган иде. Мәчет намаз уку урыны итеп кенә кабул ителде. Ниндидер мәгариф, нәшрият үзәкләре оештыру мөселман дин әһелләренең башларына да килә алмаслык иде. Барлык нәшрият үзәкләре КПСС контроле астында булды, һәм аларда гарәп графикалы дини китаплар бастыру теләге үзеңне үлемгә хөкем итүгә тиң иде. Партия рөхсәтеннән башка хаҗга бару да катгый контрольдә тотылды һәм аңа да лимит бар иде. Ул лимит – СССРдан 25 кеше. Дини белем алу турында башка да китерергә мөмкин түгел. Бердәнбер мөселман уку йорты, сугыш вакытында яңадан ачарга рөхсәт бирелгән Бохарадагы “Мир-Араб” мәдрәсәсе була. Совет чорында Исламга өйрәтү әдәбияты басылмады, нибары ике дини китап кына, алар да мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тырышлыгы белән бастырылды: аларның берсе – аз гына тираж белән нәшер ителгән Коръән (Казан басмасы), икенчесе – 1989 елда басылган “Гыйбадәтел Исламия” китабы.

Бу тарихи чорда Вәлиулла хәзрәт дини эзәрлекләүләргә дучар ителмәгән шәхес, ә икенче яктан совет системасын һәм коммунистик идеологиянең эшен яхшы белүче кеше була. “Аның бу сыйфатлары, никадәр сәер тоелмасын, аңа дини системаны структура ягыннан үзгәртеп төзергә ярдәм итте”, – дип яза Вәлиулла хәзрәт белән дин өчен беренче көрәшчеләрнең берсе, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе укытучысы, бүген Апанай мәдрәсәсе директоры Әхмәд хәзрәт Сабиров.

1990 елның ноябрендә Казанда “Иман” дип аталган Ислам мәдәнияте үзәге оеша. Ул җөмһүриятебездәге иң беренче дини оешма була һәм аның максаты мөселман яшьләрен берләштерү, шулай ук дин белгечләренә дә, гади мөселманнарга да гыйлем-мәгърифәт, дини мәгълүмат эзләү юлында ярдәм итү була. Бу максатны тормышка ашыру өчен оешма җитәкчелеге төрле чаралар үткәрә башлый. Оешманың җитәкчесе итеп, билгеле, Вәлиулла хәзрәт Якупов сайлана. Ул, иң мөһим мәсьәләләрнең берсе буларак, мөселманнарның дини китапларга ихтыяҗын канәгатьләндерүне билгели. Шушы максаттан чыгып “Иман” нәшрияты оештырыла. Дини эчтәлекле китапларга сусаган җәмәгатьчелек бу башлангычны, әлбәттә, күтәреп ала һәм кешеләр кулында бу китаплар илаһи ядкәрләр кебек кабул ителә иде.

Вәлиулла хәзрәт әйтүенчә, ул вакытта системалы рәвештә чыгып килүче махсус дини матбугатка да ихтыяҗ барлыгы беленә. “Өебезгә даими килеп торучы дини гәзит кирәк, шул эшне оештырсагыз, бик шат булыр идек”, – дигән үтенечләр килә башлый. Шуларны исәпкә алып, без “Иман” гәзитен нәшер итә башладык”, – дип искә алган Вәлиулла хәзрәт. Тәүге мәлдә ул мөстәкыйль басма буларак түгел, ә берничә дөньяви гәзитенең кушымтасы буларак нәшер ителә. Үз юнәлеше, эчтәлеге, идеясе конкрет рәвештә формалашып, тиешле матди чыганаклар да булдырылганнан соң, “Иман” гәзите мөстәкыйль басма буларак рәсмиләштерелә һәм укучыларга подписка буенча килә башлый. Мөселманнар, динне өйрәнергә теләүчеләр аны зур кызыксыну белән каршы ала, актив языла. Беренче елларда гәзитнең тиражы 4-5 мең булса, соңрак 20 меңгә җитә. Бу, әлбәттә, 90нчы еллар башындагы рухи яңарыш, халкыбызның дингә, үз асылына кайту процессы белән бәйледер.

Гәзиткә нигез салучы, аның беренче мөхәррире В. Якупов белдерүенчә, “Иман”ны Татарстанда гына түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мөселманнар да яратып укый. Вәлиулла хәзрәт берничә публицистик басманың – “Иман”, “Вера” гәзитләренең, “Мусульманский мир”, “Иман нуры” журналларының, еллык “Мөселман календаре”ның да шеф-редакторы була.

“Иман” мәркәзе оешканнан бирле мәгърифәтчелек белән җитди шөгыльләнә башлый. Һәм бу максатта күп чаралар үткәрелә. “Иман” мәркәзенең программасында “Казанның мәшһүр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тергезү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе буларак куела. “Бу эш тә Вәлиулла Якупов иңнәрендә булды бит!” – дип хәтерли филология фәннәре докторы Г. Нуриев.

Вәлиулла хәзрәт Казанның халыкка 1995 елда кайтарылган Апанай мәчете имам-хатыйбы һәм “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры булып та хезмәт куя. Күп каршылыкларны җиңеп чыгып, 1993 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе 50 кеше кабул итеп, яңадан эшли башлый. “Иман”да басылган китаплар ярдәмендә уку-укыту эше алып барырга мөмкинлек ачыла. Беренче уку елларында аның үз бинасы да булмый әле. Укулар Ленин исемендәге мәдәният сараенда арендага алынган бүлмәләрдә башлана. Арытаба “Мөхәммәдия”нең төп бинасын кайтару өчен өч елдан артыкка сузылган көрәш башлана. Озайлы судлашулар аша бина мәдрәсәгә кайтарыла. Аны уку йортына яраклаштыру өчен зур ремонт эшләрен оештырырга туры килә. Бу эшләр тулысынча башкарылып, 1996 елдан мәдрәсә үзенең төп йортында эшли башлый. Менә 30 ел мәдрәсә республикабызның яшьләр арасында гына түгел, ә бөтен Русия һәм БДБ гражданнары арасында да укыту һәм тәрбия эше алып бара.
“Төп максат итеп халкыбызны, бигрәк тә яшьләрне Ислам мәдәнияте җимешләре белән таныштыруны куйдык, һәм бу юнәлештә күп кенә эшләр дә башкарылды инде. Дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез, Исламны өйрәнү буенча кичке курслар оештырдык. Яшьләрне тугыз тапкыр җәйге ял лагерьларында дин нигезләрен өйрәтүгә җыйдык. Башта ук дин мәсьәләләренә багышланган гәзит-журналлар, китап-брошюралар чыгаруны, нәшрият оештыруны, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тергезүне максат итеп куйган идек. Аллаһка шөкер, бу ниятләребез дә гамәлгә ашты”, – дип искә ала Вәлиулла хәзрәт 1994 елда “Ватаным Татарстан” гәзитенә биргән интервьюсында.
Апанай мәчетен мөселманнарга кайтару эшчәнлеге, хәзрәтнең Мәскәүгә барып йөрүләре – үзе бер тарих. Аны бүгенге хәленә китерерлек ремонт эшләре 1995-2011 елларга кадәр сузыла. Мәчет 1930 елда тартып алынгач, михраб, манара сүтеп ташлана, ике катлыдан өч катлыга әйләндерелеп, анда балалар бакчасы урнаша. Борынгы проектларны табып, бүгенге хәленә китерү өчен биниһая хезмәт салына. Бу титаник эшләрнең башында Вәлиулла хәзрәт Якупов торганлыгын йөрәгендә фитри иманы һәм намусы булган һичкем инкарь итә алмас.

“Мөселман календарь”лары исә 1996 елдан бирле нәшер ителеп килә. Анда илнең төрле төбәкләре өчен намаз вакытлары, догалар, Коръән сүрәләре, вәгазьләр, хәдисләр, мөселман укучысына файдалы һәм кызыклы мәкаләләр урын ала. Вәлиулла хәзрәт нәшриятта татар халкының тарихына, мәдәниятенә, исемнәре халык хәтереннән җуйдырылган атаклы дини шәхесләренә караган бик күп китаплар да бастырып чыгара башлый. Әйтик, укучыларга зур галим Ризаэтдин Фәхретдиннең “Җәвамигуль кәлим-шәрхе...” белән “Иман” нәшрияты аша 1995 елда танышу насыйп булды.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә нигез салучы Галимҗан Барудиның җәдит мәктәпләре өчен күпсанлы дәреслекләр, Ислам дине тәгълиматын заманга яраклаштыру кирәклеген аңлаткан һәм шуңа ирешү юлларын күрсәткән дини-фәлсәфи хезмәтләре дөнья күрде. Татар мәдрәсәләре, шәкертләр тормышын чагылдырган татар язучылары китапларын да В. Якупов бастыруга әзерләп, кереш сүз язып нәшер итә. Бу әсәрләр бер гасыр элек булган мәдрәсәләрнең хәлләрен күз алдына китерергә, заман укучыларына җиткерергә тырышу максатыннан чыгып эшләнә.

Репрессия корбаны булган татар дин әһелләренең хезмәтләренә дә зур игътибар бирелеп, “Иман” нәшриятының мөселман мәгърифәтчелегенә керткән өлеше дип кабул ителергә тиеш. Мәсәлән, танылган дин галиме, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, репрессия корбаны Мөхәммәдсадыйк Иманколый 1910 елда “Тәсһилел бәян фи тәфсирел Коръән” дигән 744 битле зур китап бастырып чыгара. 1996 елда “Иман” нәшриятында бу китапның икенче басмасы да дөнья күрде. Иманколый хәзрәт бу хезмәтенә нигез итеп Урта Азия галиме Хөсәен Вәгыйзи Кәшифи тәфсирен файдалана.

Татар дөньясында киң билгеле Ногмани тәфсире 1911 елда Казанда дөнья күрә. Тел үзенчәлекләре буенча бу тәфсир гавәм халкына бик якын, ягъни гамәлдә булган татар әдәби теленә хас була. “Тәфсир Ногмани”ны иҗат иткән мулла Ногман кем була соң? “Бу шәхес – Стәрлетамак төбәгендәге Сәмән дигән авылдан Әмир бин Госман исемле кешенең улы. (Сәмән авылы хәзерге Авыргазы районы биләмәләренә керә). Казан төбәгенең Курса авылында мәшһүр галим Әбүннасыйр Габеннасыйр бин Ибраһимнан зур тырышлык белән сабак укыган, үзенең үткенлеге, зиһенле булуы аркасында зур уңышларга ирешкән. Әбүннасыйр хәзрәтләреннән күп файда, белем эстәгән. Коръән Кәримдәге бәгъзе нечкә мәсьәләләрне тирәнтен аңлый белергә өйрәнгән”, – дип язып калдырган Җәгъфәр хәзрәт Мөбәрәк үзенең “Габделхәбир хәзрәт Яруллин турында хатирәләрем” дигән китабында.

Хәзерге Авыргазы районының Сәмән авылында туган Ногман мулланың арытабангы язмышы турында болай диелгән: “Остазының ир туганы Әшшәйх Габделхалик хәзрәтләренә кияү булган. Остазы хаҗ сәфәренә киткәч, аның урынына мөгаллим булып шәкертләргә дәрес биргән. Остазының кайбер әсәрләренә мөхәррирлек иткән һәм аның “Һәфтияк” тәфсирен тәмамлау максаты белән Коръән Кәримгә тәфсир яза башлап, “Кәһф” сүрәсенә җиткергән. Остазыннан соң бераз Курсада мөгаллимлек иткәннән соң, Дагстан тарафына киткән һәм анда вафат булган”. Шулай итеп, Вәлиулла хәзрәт үзе туып-үскән Башкортстан җирлегендә дөньяга килгән мәшһүр дин галимнәренең хезмәтләрен дә халыкка җиткерүгә күп көч салган, аларны “Иман” нәшриятында бастырып чыгаруга ирешкән.

Иманколый хәзрәтнең “Мөнәҗәтләр” китабы да 2000 елда “Иман” нәшриятында дөнья күрде. Мәдрәсәләр эшли башлагач, дәреслекләргә кытлыкны да “Иман” нәшрияты ярдәмендә хәл итәләр. Күренекле дин галиме, гарәп телендә күп дәреслекләр авторы, Башкортстанның Авыргазы районы Балыклыкүл авылында туган Сөнгатулла Бикбулатның (1886-1954) китаплары да нәшриятта басылып чыкты һәм бу хезмәтләр бүген дә мәдрәсә шәкертләренең “өстәл китабы” кулланылышында.
В. Якупов Русиядә беренче Ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист буларак та билгеле. Вәлиулла хәзрәт – халыкка “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен, Апанай мәчетен һәм мәдрәсәсен кайтарган, “Иман” нәшриятын булдырган, мөселман яшьләре хәрәкәтенең алгы сафында торган шәхес.

“Иман” нәшриятында 33 ел эчендә 1150 исемдәге хезмәт басылган. 1990-95 елларда гына да татар телендә дөнья күргән китапларның гомум тиражы 432600 данә була. Бу – белгечләр кытлыгы, типография, кәгазь табу авыр булган заманда. “Иман” нәшриятында дөнья күргән татарча китапларның исемлеге 500дән артып китә. Моңа әле тагын гәзит-журналларны, календарьларны өстәргә кирәк.

Исән булса, Вәлиулла хәзрәткә быел 4нче сентябрьдә 60 яшь тулыр иде. Ул 2012 елның 19 июлендә үзенең йорты подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале һәләк булды.

В. Якупов халыкка кайтарган “Мөхәммәдия” мөселман белем учагы бүген яңартылган биналарда яшь буынга дини гыйлем бирү юлында үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Имам-хатыйп Нияз хәзрәт Сабиров җитәкчелегендә Апанай мәдрәсәсе дә милли мәдәни-мәгърифәт үзәген оештырып, аның директоры Әхмәт хәзрәт Сабиров җитәкчелегендә Вәлиулла хәзрәт салып өлгергән традицияләргә тугры кала.

Рәмзия Биканачева.
Казан шәһәре.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в