Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Авыр сүзләр ишетеп тә, зуррак сабырлык күрсәтүче берәү дә юк, Аллаһыдан башка. Кешеләр Аның улы бар дип әйтә, ә Ул (Раббыбыз) аларны дәвалый һәм ризыкландыра”, – дип әйткән (имам Әл-Бохариның хәдисләр җыентыгыннан).
Әлеге хәдискә игътибар бирсәк, Аллаһы Тәгалә Үзенә күпме яла ягылса да, аңа карап колларын сулар һавадан, ризыктан, шушы Җир йөзендә яшәү бәхетеннән мәхрүм итми. Бу хәдис безне үпкәләп, рәнҗеп яшәп, күңелебездә авыр йөк йөртмәскә өнди.
Сүз дә юк, кешенең золымыннан, халык телендә әйтелгәндәй, “аркага пычак кадавыннан” соң безнең хәтер кала, күңелгә яра салына һәм бу гадәти хәл! Бигрәк тә ул кешене күңелебезгә якын итеп тойган булсак. Әмма ни генә булса да, бу кешегә начарлык теләргә тиеш түгелбез. Аны күңелебездән гафу итеп, хәтта аңа Аллаһы Тәгаләнең хикмәт бирүен сорап дога кыла алсак, бу олуг гамәл булыр.
Раббыбыз Коръәндә: “Яхшылык белән явызлык тиң түгел. Син иң яхшы мөгамәлә белән кайтар, шулвакыт сиңа дошман булган кеше гүяки шәфкатьле бер дус (булыр)”, – дип әйтә (“Фуссыйләт / Аңлатылды” сүрәсе, 34нче аять).
Бу бер дә җиңел эш түгел, билгеле. Аны эшләү һәркемнең дә көченнән килми. Әмма тырышкан, сабыр иткән, Коръәннең олуг нәсыйхәтләрен истә тотып яшәгән кешеләр өчен болар булдырмастай гамәлләр түгел. Шуңа да киләсе аятьтә болай диелгән: “Әмма бу (шәрәфле сыйфат) сабыр иткән кешеләргә генә бирелер. Бу зур бер насыйп иясе булганнарга гына бирелер” (“Фуссыйләт / Аңлатылды” сүрәсе, 35нче аять).
Безгә золым кылганнарга яхшылык белән җавап кайтару – иң олуг гамәлләрнең берсе, ә инде бу эшне булдыра алмасак, һичьюгы зарар китермәскә тырышыйк. Һәм шул вакытта ачу дигән кортның күңелебезне тынычлыкта калдыруын тоярбыз. Юкка гына халкыбыз да: “Ачуны кабартсаң тау була, йотсаң бал була”, – дип әйтмәгән. Бу балның тәмен, бәрәкәтен тояр өчен, бераз вакыт үтү кирәк. Шунысын да белеп торыйк.
Барчаларыгызга да бәрәкәтле, имин иртәләр, көннәр теләп калам, кадерле мөселман кардәшләрем! Ачу, нәфрәт хисләре тормышыбызның аяз күген каплап караңгылатмаса иде!” - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Фото: pixabay.com.