+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
22 сентябрь 2023, 05:40

Мәүлид – мөселманнарының мөбарәк бәйрәме

"Рабигыль-әүвәл аеның 11еннән 12сенә булган (26-27 сентябрь) кич – бөтен дөнья мөселманнарының мөбарәк бәйрәме ул.

Мәүлид – мөселманнарының мөбарәк бәйрәмеМәүлид – мөселманнарының мөбарәк бәйрәме
Мәүлид – мөселманнарының мөбарәк бәйрәме

Бу көндә кешелек тарихында иң мөһим һәм иң олуг урын алып торган шәхес – Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Ул безгә иң кадерле бүләк – Ислам дине, Раббыбызга иман китерү дигән нигъмәтләр белән килде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтү – мөселманнарның аңа карата яратуларын, рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдерүе ул. Аллаһы Сөбеханәһү вә Тәгалә Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Сөннәтенә ияреп, аны олылап яшәүләребезне, Кыямәт көнендә дә Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешүләребезне насыйп итсә иде.

Хәерле җомга көне телим", дип яза Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: t.me/kamil_hazrat

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас