+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Иман
26 Сентября 2023, 06:05

Нәрсә ул Мәүлид?

“Нәрсә соң ул Мәүлид, аның файдасы һәм фазыйләтләре нинди?

Нәрсә ул Мәүлид?Нәрсә ул Мәүлид?
Нәрсә ул Мәүлид?

Аллаһның рәсүле Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көн елның иң хөрмәт ителә торган көннәренең берсе булып исәпләнә һәм ул рабигыль-әүвәл аеның 12нче кичәсенә туры килә (быел 26 сентябрь ахшам намазыннан соң керә).

Мәүлид көнен билгеләп үтү Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышын, эшчәнлеген бәян итү, аны олылау, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр уку, фәкыйрьләрне сыйлауны үз эченә ала. Аллаһ Рәсүленең тормышы һәм пәйгамбәрлек миссиясе белән бәйле могҗизалы вакыйгаларны уку, сөйләү һәм тыңлау бик игелекле эш булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе дә андый вакыйгаларны сөйләргә яраткан. Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең формасы үзе үк бары тик яхшылыкны гына күз алдында тота, чөнки кешеләр анда Аллаһы Тәгаләне зикер итү, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көнен билгеләп үтү һәм шул уңайдан мөселманнарны Мөхәммәд өммәте итеп яратканы өчен шатлыкларын белдерү.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көнен беренче тапкыр билгеләп үтүче Аллаһның Рәсүле үзе булган. Бу турыда Мөслим тапшырган хәдистә хәбәр ителә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дүшәмбе көнне ураза тоту турында сорагач, ул: “Бу мин туган көн”, – дип әйткән. Аллаһ Рәсүленең бу сүзләре Мәүлид көнен билгеләп үтүнең шәригатькә туры килгән игелекле эш икәнен дәлилли”, - дип яза “Татар хәзрәтләре”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас