

Шамил хәзрәт белән Тәлгать Хәмәтшин таныштырган иде. Ул – Бүздәк районының, чын мәгънәсендә, горурлыгы, киң билгеле шәхес. Түреш авылында туып-үсеп, Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, Казанда киң танылу алды. Утыз елдан артык “Татарстан” радиосы дикторы булып эшләп, милләтәшләр арасында шөһрәт казануын да әйтеп үтик. Озайлы фидакарь хезмәте лаеклы бәһаләнеп, “Татарстанның халык артисты” исеменә лаек булды. Хезмәтен тәмамлагач, Тәлгать Хәмәтшин биш ел элек туган тарафларына кайтты, Бүздәктә төпләнеп гомер кичерә.
Шамил хәзрәтнең дә гомеренең зур гына өлеше туган якларыннан читтә үткән – нәсел тамырлары Көязебаш авылыннан булса да, Уфада төрле тармакларда хезмәт салган. Аннары дин юлына басып, бу юнәлештә белем ала, югары дәрәҗәдәге Ислам белгече булып җитешә. Әмма аны да туган яклар тарта – гаиләсенә Бүздәктә яңа нигез кору насыйп була.
Район үзәгендә яхшы гына билгеле бу ике шәхесне янә Ислам тәгълиматына хезмәткә алынулары да берләштерә. Бүздәк авылының Көньяк бистәсендә мәчет төзүне хәстәрләп йөрүләре дә шуннан. “Кызыл таң” гәзите бу хакта июль башында хәбәр иткән иде. Анда мәхәллә җитәкчесе Шамил хәзрәт Муллакаев башлангычка төбәк халкының дәррәү кушылуы, җыелган акчага материаллар сатып алынуы, димәк, төзелешне башларга форсат чыгачагы турында ихлас күңелдән шатланып сөйләгән иде.
Ни аяныч, күптән түгел Бүздәк хәзрәте “Кызыл таң” хәбәрчесе белән телефон аша бәйләнешкә чыгып, шактый күңелсез хәбәрен җиткерде. Аның асылы исә шуннан гыйбарәт: Көньяк бистәсенең Комсомол һәм Уртакүл урамнары чатында яңа мәчет төзелешенә дип бүленгән биләмә янына каты көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыгы корып куйганнар. Ул тәртиптә тотылмый, җыелган чүп булачак мәчет ихатасына тарала. “Кызыл таң” гәзитен алдырып укучы буларак, Шамил хәзрәт әлеге мәсьәләне киң җәмәгатьчелек игътибарына чыгаруны үтенде.
Бүздәк авылындагы мәчеткә бәйле хәл турында Шамил Муллакаев түбәндәгеләрне сөйләде:
– Мәчет төзелешенә рәсми рәвештә биләмә бүленү белән ул койма белән уратып алынды, – диде ул. – Аны тәртиптә тоту өчен, рәсми оешма буларак, мәхәллә җаваплы, без барлык санитар нормаларны төгәл үтәп киләбез. Мәчет урыны янәшәсендә буш мәйданчык бар, проектка ярашлы, анда машиналар кую урыны каралган.
Моннан тыш, әлеге мәйданчык аша мәчет биләмәсе янәшәсендә урнашкан спорт-физкультура пунктына да үтеп йөриләр. Булачак мәчет өчен моның бер дә уңайсызлыгы юк. Мәчет алды мәйданчыгында элегрәк чүп җыю өчен ике контейнер куелган иде. Бу зур гына мәшәкать тудырды, чөнки, вакытында түгелмәү сәбәпле, калдыклар мәчет ихатасына да таралды. Шуңа да аларны алгач, бик шатланган идек.
Ай ярым элек элекке контейнерлар урынында каты калдыклар мәйданчыгы кора башладылар. Мин бу төзелеш белән махсус барып кызыксындым, нинди нигездә, кем кушуы буенча эшләнүен белештем. Аннары район җитәкчелеге белән элемтәгә кереп, булачак мәчет алдында чүп-калдыклар җыю урыны булдыруның шәригать кануннарына туры килмәвен аңлатырга тырыштым. Чынлап та, Ислам дине чисталыкны алга сөрә, Коръәндә дә: “Яшәештә пакь булсагыз, җәннәткә керерсез!”, дип әйтелгән. Әмма минем сүзләргә колак салучы булмады...
Шуңа карамастан, тиешле органнарга дәгъваларымны җиткердем. Минем яшәгән йортым мәчет урынына якын гына. Күрше урамнарда көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын ындыр артларына урнаштырдылар. Бу уңайлы да, аннары халыкта чүпне кеше күзе төшмәгән, аулаграк урыннарда урнаштыру гадәте бар.
Әйтергә кирәк, көнкүреш калдыклары контейнерларын төзеләсе мәчет алдына куюны халык та өнәмәде. “Башка урын тапмадылар микән”, диләр. Бу җәһәттән Бүздәк авыл биләмәсе хакимиятенә уйланырга урын бар.
Шул ук вакытта хәлнең үзгәрәсенә өметләребезне өзмибез. Хәзерге чорда безнең алда торган төп бурыч – мәчет төзелешен башлау, озакка сузмыйча аны төгәлләү. Бу урында төзелешнең төп иганәчесе малтабар-якташыбыз Ирек хаҗи Әхмәдуллин фикерен китерәсем килә: “Мәчет сафка баскач, калдыклар җыю контейнерларын да башка урынга күчерерләр әле”, – ди ул.
Моңа ышанасы килә, әлбәттә. Ә хәзерге вакытта хәл бик шәптән түгел, җилле көннәрдә чүп-чар мәчет ихатасына оча, аңа койма гына комачаулый алмый. Ә бит мәчет урыны, күңелләребез кебек, саф-чиста булырга тиеш. Хәлне төзәтү өчен тиешле чаралар күрелер, дип, үземнеке белән бергә төбәк халкы фикерен дә вазыйфалы кешеләргә “Кызыл таң” аша ирештерәм.
Фәнүр Гыйльманов.