+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
9 октябрь 2023, 06:59

Сынау дөньясы

“Тормышыбызның максат-мәгънәсе турында уйлансак, аңа җавапны Коръәннең “Мөлек” сүрәсендәге 2нче аятеннән табарбыз: “Ул үлемне һәм тереклекне бар итте, сезне сынап карар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен”.⠀

Сынау дөньясыСынау дөньясы
Сынау дөньясы
Бу аятьтән күренгәнчә, кеше өчен изге гамәлләр дә сынау булып тора, ягъни аларны ихластан Аллаһ ризалыгы өчен кылуыбыз белән.

Иртән күзләрне ачуга: “Мин бүген кешелек дөньясына нинди файда китерәчәкмен, милләтем, динем алга китсен өчен нинди изге гамәлләр кылачакмын?” – дип уйларга тиешбез. Йокларга яткач та уйлан: “Үз алдыма куйган максатка ирештемме, миннән бүген кешеләргә файда булдымы? Һәм боларның барысы да ихластан, Раббыбыз ризалыгы өчен генә эшләндеме?"

Гомумән, "Аллаһ риза булган хәерле эшләр эшләдемме? Без бит ашап-эчеп, йоклар һәм күңел ачар өчен генә килмәдек, ә шушы бөек максат өчен бар ителдек, һәм без моңа омтылабызмы?” – дип, үткән көнгә хисап ясарга кирәк”, - дип яза Раил Фәйзрахманов.

Фото: Динар Кәлимуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас