+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
10 октябрь 2023, 09:40

Өч дус

"Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Һәр кемнең – ир кешеме ул, хатын-кызмы – өч дусты бар.

Өч дусӨч дус
Өч дус
Беренчесе аңа болай ди: “Мин хәзер генә синең янда. Миннән нәрсәдер аласың килсә – ал, нәрсәдер калдырасың килсә – калдыр”. Әлеге дус ул – кешенең мөлкәте, матди байлыгы. Аның бер өлеше кеше исән чакта сарыф ителә, икенче өлеше аның үлеменнән соң варисларына кала.

Икенче дус болай ди: “Мин гомерең буе синең белән булам, ләкин үлемең сәгате килеп җиткәч, шул мәлдә мин сине калдырачакмын”. Әлеге дус ул – кешенең гаиләсе һәм иптәшләре.

Кешенең өченче дусты исә болай дип әйтә: “Кая гына барсаң да, кайда гына булсаң да – бу дөньяда да, мәңгелек ахирәт тормышыңда да – мин һәрвакытта да синең белән булам”. Әлеге дус ул – кешенең гамәлләре.

Кыскача аңлатма. Кеше бу дөнья белән хушлашып бакыйлыкка күчкәч, аның булган байлыгы да, балалары, якыннары, дуслары да бу дөньяда кала, ә ул гомере дәвамында кылган гамәлләре аның белән ахирәткә күчә. Әгәр бу гамәлләр яхшы, изге-игелекле булса, аларның әҗер-саваплары, бәрәкәтле файдасы бу кешене сөендерер, хәлен җиңеләйтеп, аңа бик ярдәм итәр. Әгәр инде гамәлләре начар, гөнаһлы булса, алар өчен бирелгән җәза бу кешене кайгыга салыр, аның авыр хәлгә калуына сәбәп булыр. Шуны да онытмыйк: бу дөнья вакытлыча булса, ахирәт тормышы – мәңгелек...” – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас