Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте — илебезнең иң борынгы дини идарәсе, Ислам дөньясында киң билгеле оешма. Ул Русия мөселманнарын берләш-терүче институт булып тора, дәүләт белән Ислам мөнәсәбәтләрен көйләүдә гаять мөһим роль уйный. 235 еллык бай тарихы булган Үзәк диния нәзарәтенең дөнья мөселманнары арасында абруе зур, ул үз башлангычы астында Русиянең Калининградтан Хабаровскига кадәр мөселманнарның төбәк дини идарәләрен һәм урындагы мөселман дини оешмаларын берләштерә.
1980 елдан Үзәк диния нәзарәтенә заманыбызның күренекле мөселман эшлеклесе, үзенең фидакарь мәгърифәтчелек һәм тынычлык урнаштыру эшчәнлегенә хезмәт иткән, Ватаныбызда гына түгел, дөнья Ислам өммәте тарафыннан да танылу алган шәхес Шәйхел-Ислам, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин җитәкчелек итә. Ул идарә иткән чорда Үзәк диния нәзарәте Русия җәмгыятенең рухи-әхлакый яңарышы эшендә илнең әйдәп баручы дини үзәкләренең берсе булды. Баш мөфтинең мәчетләр мөнбәрләреннән яңгыраган, үзәк һәм республика телевизион каналларында, шулай ук Интернетта трансляцияләнүче вәгазьләре һәрвакытта да Исламның тирән гыйлеме һәм ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган.
Бүген Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте бөтен илнең мөселман өммәте бердәмлеген ныгытуны дәвам итә. Бу эштә Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин зур роль уйный. Ул республикабызда, илебездә һәм дөньяда бәхәссез рухи авторитетка ия.
— Мин 1948 елның 12 октябрендә Казанда эшче гаиләсендә туганмын. Әтием Миңнесафа водитель иде, әнием Рәшидә заводта эшләде. Әби-бабаларым Лаеш районының Сиңгел авылыннан. Нәселебездә имамнар да, ишаннар да булган. Бала вакытта әтиемнең әнисе Шәрифә, әниемнең әнисе Маһирадан дини тәрбия алдым, — ди Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. — Бала чагымда Казанда бары бер генә — Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани мәчете генә эшли иде. Без яшәгән Бөгелмә урамыннан дистәләгән олы абыйлар җомгага йөри иде. Әле дә хәтеремдә, сабый чагымда Рамазан аенда азан тавышы ишетер өчен урамга чыга идек. Аның тавышы ишетелми, чөнки мәчет еракта, ләкин манарада ут кабына һәм, аны күргәч, без бөтен урам буйлап йөгереп, халыкка авыз ачу вакыты җитү турында хәбәр итә идек. Безнең өйдә изге Коръән аятьләре язылган шәмаил эленеп тора иде. Нәнәләрем Коръән укый иде. Менә шундый мохиттә үстек.
Безнең урамда ул мәчетнең мөтәвәллият рәисе Габделкәбир хәзрәт тә яши иде. Гарәпчә укырга-язарга аңардан өйрәндем. Ул вакытта миңа 12-13 яшьләр иде. Мәктәптә укыганда, мин нәнәйләрдән алар укыган Коръәннең эчтәлеге белән кызыксындым, ләкин алар берни дә аңлата алмады, чөнки гарәп телен белмиләр иде. Шулай итеп, миндә дин белән кызыксыну туды. Көннәрдән бер көнне кулыма ул чорда бик сирәк очрый торган Сигалның “Гарәп теленең башлангыч курсы” дигән китабы килеп керде һәм гарәп грамотасын өйрәнә башладым. Бу әсбап бик ярдәм итте. Әтинең сеңлесе Асия апаның ире Шәриф җизнәм намаз укырга өйрәтте. Мәчеткә йөри башладым.
Ул елларда яшьләр гаетләргә генә йөрде, шулай булса да, җомгаларда мәчет эче тулы була иде. Мин укыган Казанның 27нче мәктәбендә мәчеткә йөрүемне белсәләр дә, Аллаһка шөкер, тыю-кыерсытулар булмады, ураза да тоттым, намазга да йөрдем. Мәктәптән соң 1963 елда һөнәрчелек училищесына укырга кердем. Бу уку йортын “бик яхшы” билгеләренә тәмамладым, конкурссыз югары уку йортына керергә була иде, ләкин мин химия-технология корылмалары буенча 5нче разрядлы слесарь булып бер ел заводта эшләдем.
Ш. Мәрҗани мәчете имамнары да, мөтәвәллият әгъзалары да, ул вакытта Уфада Диния нәзарәтендә рәис Шакир хәзрәт Хәялетдин дә Бохарага укырга китәргә ярдәм иттеләр. 1966 елда Габделхак хәзрәт Саматов белән Бохарадагы “Мир-Гарәп” мәдрәсәсенә укырга кердек. Әлбәттә, анда уку җиңел булмады. Бохарадагы бердәнбер мәдрәсәдә бары тик 50 шәкерт гыйлем эстәде. Җиде ел укып, 1973 елда мәдрәсәне тәмамлап кайткач, Ш. Мәрҗани мәчетенә икенче имам булып билгеләндем.
Диния нәзарәте юлламасы белән Мисырның “Әл-Әзһар” мәдрәсәсенә укырга киттем, анда дүрт ел белем алдым. 1978 елда аны тәмамлап кайтканнан соң
Ш. Мәрҗани мәчетенә беренче имам итеп тәгаенләндем.
Казанда революциягә кадәр төпле белем алган, сөргеннәрне үткән өлкән яшьтәге имамнар бар иде. Бохарада һәм Мисырда гыйлем эстәгәнгә кадәр үк аларның берсе — Әхмәтзәки ибн Сафиулла әл-Алиши әл-Мурсави хәзрәттән тирән дини белем алдым. Әхмәтзәки хәзрәт — минем асыл остазым. Ш. Мәрҗани мәчетендә эшли башлагач, андагы имам Габделкәбир хәзрәт Яруллин белән Әхмәтзәки хәзрәтне эшкә алдык. Нәүбәт белән (чиратлап) өчебез ул мәчеттә бердәмлектә имамлык вазыйфаларын башкардык. Аларга һәрчак хәер-дога кылып, сагынып искә алам...
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин 1980 елның 19 июнендә үткән съездда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе һәм мөфти булып сайлана. Ул Татарстан һәм Башкортстан мөселманнарын Бохарага укырга җибәрүне оештыра. Волгоград, Саратов, Тубыл һәм Төмәндә мәчетләр ачыла, Мәскәү Җәмигъ мәчетенә реконструкция үткәрелә. 1980-85 елларда мәчетләр саны 90нан 500гә кадәр арта.
1989 елның октябрендә Уфада Ризаэтдин ибн Фәхретдин исемендәге мәдрәсә ачыла (хәзер – Русия Ислам университеты), беренче ун елда анда 400дән артык имам-хатыйб, мөәзин һәм мөгаллимнәр әзерләнгән.
1989 елның августында болгар бабаларыбыз тарафыннан Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы (һиҗри ел исәбе буенча) һәм Диния нәзарәтенең 200 еллыгы рәсми рәвештә билгеләп үтелә. Бәйрәм чараларында 28 илдән йөздән артык кунак, СССРның дини оешмалары — Урта Азия һәм Казахстан, Төньяк Кавказ, Кавказ арты мөселманнары диния нәзарәтләре вәкилләре, мөфтиләр, дин эшләре буенча министрлар, хөкүмәт вәкилләре катнаша.
1990 елның 6-8 июнендә Уфада үткән СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының 5нче съездында янә Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти булып сайлана. Форумда Русия, СССР республикаларыннан һәм 36 чит илдән 700 делегат һәм кунак катнаша.
1992 елда үткән Русия мөселманнарының 6нчы гадәттән тыш съездында Диния нәзарәтенең структурасын Русиянең һәм БДБ илләре мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте дип үзгәртү турында карар кабул ителә. Эре мөхтәсибәтләр мөселманнарның диния нәзарәтләре итеп үзгәртелә. Чарада “Баш мөфти” дәрәҗәсе кертелә, күпчелек тавыш белән ул Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә бирелә. 1996 елда үткән съездда Тәлгать хәзрәт Та-җетдин “Шәйхел-Ислам” дәрәҗәсенә лаек була.
1972 елдан хөкүмәт һәм дини делегацияләр составында шул ил җитәкчеләренең чакыруы буенча Әфганстан, Япония, Согуд Гарәбстаны, Болгария, Монголия, Финляндия, Алжир, АКШ, Тунис, Чехословакия, Ливия, Сүрия, Марокко, Иордания, Франция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кувейт, Төркия һәм башка дәүләтләрдә була. Мөһим халыкара конференцияләрнең оештыру комитеты составына керә, аларның почетлы рәисе була, чыгыш ясый. Русия һәм Согуд Гарәбстаны арасында дипломатик хезмәттәшлек булдыруга ярдәм итә. Ул Ислам Конференциясе Оешмасы, ЮНЕСКО, Мөселманнарның Европа лигасы һәм башка бик күп чит ил һәм иҗтимагый Ислам оешмаларында Русия мөселманнарының вәкиле булып тора.
1998 елның 21 сентябрендә Русия Президенты указы белән Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә “Дуслык” ордены тапшырыла, шул ук елда ул Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
2001 елда Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Урыс Биография институты тарафыннан “Ел кешесе” дип танылды. 2002 елда Баш мөфти – Русия Юстиция министрлыгының көмеш медале, 2004 елда Минин һәм Пожарский ордены, 2007 елда – Русия Президенты указы нигезендә “Тынычлык урнаштыру һәм хәйрия эшчәнлеге өчен” алтын медале, 2009 елда Почет ордены, шул ук елның декабрендә Урыс Православие чиркәвенең Мәскәү кенәзе Даниил ордены белән бүләкләнде. 2018 елда Тәлгать хәзрәт Таҗетдин “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, Үзәк диния нәзарәтенең “Әл-Гыйззәт”, Урыс Православие чиркәвенең I дәрәҗә “Дан һәм намус” орденнары белән бүләкләнде. 2019 елда Русия Президенты Баш мөфтигә III дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды, шул ук елда ул Татарстанның “Дуслык” орденына лаек булды. Аның бүләкләре арасында Салават Юлаев (2020), “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” (2022) орденнары бар.
Илебез җитәкчелегенең мөселман дини идарәсенә игътибары һәм ихтирамы зур. 2013 елның 22 октябрендә Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллыгы һәм аның җитәкчесе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинне 65 яшьлек юбилее белән котларга Русия Президенте Владимир Путин Уфага килде. Үткән елның 21-23 сентябрендә Уфада Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдиннең Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе вазыйфасын башкаруына 40 ел тулуга багышланган тантаналар үтте.
1968 елда Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Сания Габдерәүф кызы белән никахка керә һәм менә 55 ел бәхетле, тигез гомер кичерәләр. Сания Габдерәүф кызының әтисе Казанның атаклы “Әҗем” мәчетенең имам-хатыйбы булып хезмәт иткән, Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең тормыш юлдашы итеп аны сайлавы очраклы түгел. Алар искиткеч биш бала тәрбияләп үстерде. Бүген Баш мөфтинең гаиләсе үрнәкле, зур һәм тату. Һәм болар – барысы да мәхәббәт һәм тугрылык җимеше.
Безнең ил – миллионлаган мөселман өчен туган йорт, Ислам дөньясының аерылгысыз өлеше. Русиядә Исламның рәсми үзәге 235 ел монда, Башкортстанда эшли. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендәге Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте традицион Ислам кыйммәтләрен саклауга, таратуга, барлык халыклар һәм традицион диннәр тарафдарлары арасында тынычлыкны, үзара аңлашуны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Русия тарихына күпмилләтле илебез бердәмлегенә лаеклы өлеш керткән һәм илебез халыкларының конфессияара рухи лидеры булып торган иң эшлекле һәм хөрмәтле кешеләрнең берсе буларак керде. Һичшиксез, аның күпьеллык хезмәтләре русиялеләрнең киләчәк буыннары тарафыннан да лаеклы бәяләнәчәк.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.