

Атна буе яңгыр явып, күкне болыт каплап, көзге ачы җилләр исеп торса да, нәкъ менә Уран мәчете ачыласы көнне һава кинәт аязытып җибәрде, ялт итеп кояш чыкты. Гүя, табигать тә кешеләр белән бергә бәйрәм итте, аларның зур шатлыгын уртаклашты. Тантанага Уран авылы халкы, тирә-яктан кунаклар җыелды.
“Мәчет төзелеше республикабызда популярлык яулаган “Атайсал” проекты кысаларында гамәлгә куелды һәм иң колачлы проектлардан булып танылды, бина төзелешенә 5 миллион сумнан артык чыгым тотылды”, – диде Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игдиев һәм һәркемнең бу изге эшкә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, үз өлешен кертергә тырышуын билгеләде. Каран авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Валерий Исхаков авылдашларын әлеге зур вакыйга белән котлады.
Дин әһелләре “Коръән” сүрәләре, аятьләр, хәдисләр укыды, догалар кылды. Бүздәк һәм Бәләбәй районнары имам-ахуны Гали Мөхәммәдуллин, Бүздәк районы имам-мөхтәсибе Фәрит Гыйззәтуллин, Уран авылы мәхәлләсе рәисе Марс Шәрипов, Рәдифулла хәзрәт, авылда имам вазыйфасын үтәүче Илһам Гарифуллинның фикере уртак иде: авылда мәчет бинасы ачылу – мөһим вакыйга, һәм ул дини белем, рухи тәрбия бирердәй, халыкның үсеше өчен хезмәт итәрдәй үзәккә әверелергә тиеш; бөтен халык бердәм тырышканда гына мәчет гөрләп эшләячәк.
Бәйрәм хөрмәтенә мул табын әзерләнгән иде, ахырдан һәркем тәмле пылаудан авыз итә алды.
Мәчетне төзү эшен шушы авыл егете Марс Шәрипов башлап җибәргән. Ул Башкорт дәүләт аграр университетының механика факультетын тәмамлаган, бүгенге көндә “Роснефть” оешмасында инженер булып эшли, җәмәгате Гөлчәчәк, кызлары Чулпан, Алсу белән Туймазы районының Кандра авылында яши. Энесе Винер белән Казан шәһәрендә дини курслар тәмамлаганнар.
Марс Тәлгать улы әйтүенчә, мәчет булачак урында былтыр 20 апрельдә азан әйтелеп, беренче намаз укылган. Эш барышында Вахитовлар, Мөхәммәтҗановлар гаиләләре, Кандра мәхәлләсе җәмәгате, “Актау” бокс федерациясе, “Корона” кунакханәсе, Иске Актаудан Илдар Вахитов, Яңа Актаудан Илшат Шакировның ярдәме аеруча зур булган. “Әмирдән Илшат, Бүздәктән Рәлиф, Шәфоат Хәбибрахманова һәм башкалар мәчет төзелешенә ярдәм кулы сузды”, – ди ул.
Дингә хөрмәт-ихтирамы сабый чагыннан ук килә: әнисенең әнисе Наилә апа оныкларына кыска-кыска догалар өйрәтә торган булган, мәчет төзелешенә кирәкле газ-бетон блокларга акча биргән. Әйткәндәй, әнисе Сания ханым Шәрипованың исеме матбугат сөючеләргә яхшы таныш, ул — “Тулпар” журналының актив авторы, быел З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында хикәяләр җыентыгы дөнья күрәчәк.
Өлкәннәрнең сүзенә караганда, әлеге Каран авыл советы биләмәләрендә элек өч мәчет булган. Соңгысының манарасын 1952 елда кискәннәр. 70 елдан соң уранлыларга, ниһаять, яңа мәчет тергезү насыйп булды. Рәсми ачылышка кадәр үк биредә җомга намазлары укылган, дини бәйрәмнәр үткәрелгән. Хәзер инде хатын-кызлар өчен дин дәресләре оештырырга җыеналар. Бу яңа, заманча, җылы идәнле күркәм бинада кемнең дә укыйсы килеп кенә торыр кебек. Хыяллары тормышка ашар, иншаллаһ.
Дилбәр БУЛАТОВА.
Бүздәк районы.