+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
18 октябрь 2023, 10:25

Бик кирәкле һәм мәгънәле дога

Көн саен Аллаһының рәхмәте белән уянабыз, киенеп, ашап, эшкә ашыгабыз. Тормышыбызны мул итәргә тырышып яшибез. Яшәгән йортыбыз киң, ризыгыбызның мул булсын өчен нинди дога кылырга кирәк?

Бик кирәкле һәм мәгънәле дога
Бик кирәкле һәм мәгънәле дога

“Ләкин еш кына шөкер итәргә онытабыз. Алай гына да түгел, ризасызлык белдерәбез: җитәрлек дәрәҗәдә сәламәт, бай, матур түгелбез дибез.

Мал-мөлкәт булсын өчен, тырышлык куярга кирәк. Һичшиксез, тормыш юлы җиңел сәфәрләрдән түгел, монда сикәлтәсе дә була. Яшәгән йортның киң, ризыгыбызның мул булуны теләсәк, шушы доганы кылырга кирәк:

«Аллаһүммә-гъфирлий зәнбий үә үәссиг лий фий дәәрий үә бәәриклий фий ризкый» (Тәрҗемәсе «Йә, Аллаһым, кичер мине, киң вә шатлыклы кыл яшәгән йортымны һәм миңа насыйп булган тормышымны бәрәкәтле ит!»)”- дип яза “Татар хәзрәтләре”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: