“Дога кылуыбыз да зикер кылу булыр, чөнки дога кылганда без барлык күңелебез белән Раббыбызга мөрәҗәгать итәбез, Аны олуглыйбыз, Аннан гына ярдәм сорыйбыз, бары Аңа гына мохтаҗ булуыбызны таныйбыз.
Кеше иртән һәм кичен, ким дигәндә, 100 тапкыр «Ләә иләәһә илләллааһү» дип зикер кылырга тиеш.
Зикерне кылганда күзне йомып уку хәерлерәк вә зикер вакытында Аллаһның бөеклеге турында фикерләү мәслихәт. Бу халәт безгә бик зур көч бирә, күңелебезне тынычландыра, хәтта сәламәтлегебезгә дә уңай тәэсир ясый.
Зикер калебне, сәләмәтлекне ныгыта, дөньяда тынычлык-бәрәкәт, әхирәттә бәхет вә җәннәт бирә, иншәАллаһ.
Шунысы да бар: гыйбадәтләрнең күбесен тәһарәтсез үтәргә ярамый, ә зикерне (мунчадан вә бәдрәфтән кала) теләсә кайда кылырга ярый”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Фото: pixabay.com.