+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
2 ноябрь 2023, 10:35

Дога кылу тәртибе

“Дога – Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылуның бер төре. Аллаһ Тәгалә төрле (шәригать рөхсәт иткән) теләкләре белән Үзенә ешрак мөрәҗәгать итүчеләрне сөя. Дога кылуның билгеле тәртибе бар, сез аларны беләсезме?

Дога кылу тәртибе
Дога кылу тәртибе

Дога кылганда Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен дип ният кылырга һәм күңелең белән Раббыңа юнәлергә кирәк.

Дога кылу «Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин» дигән Аллаһ Тәгаләне мактау сүзләре белән башлана, аннары Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават укыла: «Аллаһүммә салли галә әәли Мүхәммәдин вә сәлләм», шуннан соң «Әстәгъфируллаһ» дип гөнаһларың өчен истигъфар кылына.

Әгәр мөһим теләк белән дога кылына икән, аны кылыр алдыннан тәһарәт алырга кирәк, теләгең бик тә мөһим булса, госел алу хәерле.

Дога кылган чагында, кыйбла тарафына йөзең белән борылсаң хәерлерәк.

Кулларыңны, уч төпләрен өскә таба каратып, йөзең каршында тотарга кирәк. Сузылган уч төпләреңә тулган бөтен бәрәкәт йөзеңә дә тисен өчен, дога тәмам булганнан соң, кулларың белән йөзеңне сыйпап алырга кирәк. Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Хактыр ки, безнең Тере һәм Юмарт булган Раббыбыз колының ялварып күтәргән кулларын кире какмас», – дигән.

Дога кылган вакытта, хөрмәтеңне күрсәтеп, тавышыңны күтәрмичә, теләгеңне әйтергә кирәк, күз карашын күккә таба юнәлтергә ярамый.

Дога тәмам булгач, нәкъ башлагандагы кебек, Аллаһ Тәгаләне мактау сүзләрен әйтергә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават җиткерергә, ә аннары болай дип әйтергә кирәк: “Сүбхәәнә Раббикә Раббил гыйззәтти гаммәә йәсыйфүүнә вә сәләәмүн галәл мүрсәлиинә вәл-хәмдүлилләәһи Раббил гааләмиин” («Барча кимчелектән пакь булган Раббың - өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер. Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһның сәламе булсын! Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһыга мактау булсын!»)” – дип яза “Иман нуры”.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: